Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә кыр эшләре көндәлеге

Игенчеләребез уңайлы һава шартларыннан файдаланып, киләсе ел уңышын кайгыртырга кереште. "Авангард" җәмгыяте, "Красный Восток-Агро" җәмгыяте, "Күгәй" кооператив хуҗалыгы, "Табигать байлыгы" унитар предприятиесе, "Заволжье" агрофирмасының Бишнә филиалы көзге ашлык чәчә башлады. Район буенча ул бөртеклеләргә барлыгы 10 мең гектар җир билгеләнгән. Шул ук вакытта урып-җыю эшләре дә дәвам итә. Район хуҗалыклары...

Игенчеләребез уңайлы һава шартларыннан файдаланып, киләсе ел уңышын кайгыртырга кереште. "Авангард" җәмгыяте, "Красный Восток-Агро" җәмгыяте, "Күгәй" кооператив хуҗалыгы, "Табигать байлыгы" унитар предприятиесе, "Заволжье" агрофирмасының Бишнә филиалы көзге ашлык чәчә башлады. Район буенча ул бөртеклеләргә барлыгы 10 мең гектар җир билгеләнгән.

Шул ук вакытта урып-җыю эшләре дә дәвам итә. Район хуҗалыклары барлык чәчелгән җирнең 80 процентын урып алдылар инде. Чыгышы узган елгыдан ким түгел: уртача район буенча 18,2 центнер тәшкил итә. Өлгерләр яз чәчкән бөртеклеләрне дә ура башлады. "Тау Иле" кооператив хуҗалыгы сабан ашлыгын урып, орлыгын - орлыкка, артканын башка эшкә аерып, амбарларына кертеп салды да инде. Чын хуҗаларча тырышуны үрнәккә куярлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев