Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә җитештерелә торган сөт һәм икмәккә бәяләр артты

Чимал һәм ипи төрү савытларына бәя арту белән 2014 елның 1 декабреннән бездә җитештерелгән икмәк 10 процентка артты, дип хәбәр итә Яшел Үзән икмәк комбинаты директоры Лариса Гордеева.

Сөт ризыклары салына торган савытларга һәм чималга сизелерлек бәя арту сәбәпле, 15 гыйнвардан Яшел Үзән сөт комбинатында җитештерелә торган продуктлар: сөт - 5 процентка, кефир кебек продукцияләр - 7 %, балалар ризыгы 10 процентка арткан. Яшел Үзән сөт комбинаты директоры Артур Егоров сүзләренчә, моның кадәр генә арту барлык чыгымнарны да капламый. " Үзебезгә зыянга эшләмәс өчен безгә бәяләрне 20-25 процентка арттырырга кирәк булыр иде," - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев