Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә иминлек атналыгы (+фото)

26 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр республикада юл иминлеге "Тормыш иминлеге өчен юлларда иминлек" VI Халыкара конгресска багышланган "Иминлек атналыгы" игълан ителгән иде.

Бу чорда балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмы профилактикасына зур игътибар бирелеп, төрле чаралар үткәрелде.

Бу бик җитди тема, чөнки балалар катнашында республикада аварияләр артуга таба бара. 2016 елның 8 аенда республикада балалар катнашында 416 ДТП теркәлеп, 10 баланың гомере өзелгән, 442се җәрәхәтләнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда ДТПлар саны 49га арткан. Ә Яшел Үзәндә балалар катнашында 10 ДТП булып, 10 бала имгәнүләргә дучар ителгән.

Иминлек атналыгы барышында шәһәрнең "Чишмә" 31нче балалар бакчасында "Юл - Тормыш символы" чарасы уздырылды. Анда шушы акциянең символы һәм юлда Тормыш символы - кояшны, ә таҗлары - җәяүлеләр юлын, сабагы юлны хәтерләткән ромашка сайланган иде.

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар агитбригада белән чыгыш ясап, ата-аналарга ромашкалар таратты. Һәр ата-ана ромашка таҗларына үзләренең теләкләрен язды.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге инспекторы Юлия Леонтьева әлеге чарада юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Һәр балага "Игътибар мин барам!" ут кайтаргыч билгеләр дә тараттылар.

Чарада барлыгы 25 бала һәм 20 әти-әни катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев