Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә дуңгыз гриппы белән авыруның өч очрагы теркәлгән

Россияне дер селкеткән дуңгыз гриппы безнең районны да читләтеп узмады. Вируслы инфекция һәм грипп белән авыручылар саны арта бара.

Әлегә мәктәпләр һәм балалар бакчалары карантинга ябылмаган, тик шулай да якын арада ябылмас, дип әйтеп булмый, ди ЯҮМР ҮРБ баш табибы Илгиз Һидиятов:

-Хәзерге вакытта, кызганычка каршы, Яшел Үзән муниципаль районында эпидситуация норма бусагасын узып китте. Мәсәлән, шимбә көнне 57 авыру очрагы теркәлгән булса, якшәмбе ул инде 67 иде. 7 кеше дәваханәгә салынды. Дуңгыз гриппына килгәндә исә, бүгенге көнгә 3 кешенең авыруы билгеле. Бу гриппның агрессив төре. Ә үзенчәлеге шунда, кискен респирацияле авыруга пневмония кушыла. Әгәр дә кешедә сикерешле, тигез булмаган температура күтәрелү, сулышы кысылу, борыныннан кан китү күзәтелсә - һичшиксез табибларга күренергә кирәк.

Шуны да онытмаска кирәк: лаборатория шартларында дуңгыз гриппының өч очрагы билгеле булу, ул әле чынбарлыкта да өч кенә авыручы бар, дигән сүз түгел. Болары ачыкланганнары гына, ә чынлыкта бу сан үсәчәк. Бу көннәрдә кеше күп җыелган урыннарда булырга туры килсә, әзрәк аралашырга, вируска каршы мазь кулланырга һәм маска кияргә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев