Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә ана капиталына сертификатлар тапшырылды

Һәркем бәхетле булырга хыяллана. Әмма бәхет төшенчәсен һәр кеше үзенчә аңлый: кемдер өчен ул акчада, машинада, материаль кыйммәттә, ә кайберәүләргә ул нык, тату гаилә, шат балалар көлүе.

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан ЗАГС бүлегендә икеләтә бәйрәм оештырылды - Ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды.
Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары буенча Пенсия фонды идарәсе һәм Яшел Үзән ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм көнендә икенче, өченче һәм аннан соңгы балалары туган ун гаиләгә ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшырды. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Хафизов ата-аналарны мөһим вакыйга белән котлап, сәламәтлек теләп, гаилә капиталын кайчан һәм нинди максатларда файдаланырга мөмкин булуын искәртеп узды.
ЗАГС бүлеге начальнигы Мәрьям Яковлева барлык катнашучыларны Халыкара бәйрәм белән котлап, ата- аналарга, кунакларга изге теләкләрен җиткерде.
Чара ахырында, традиция буенча, һәр гаилә истәлеккә фотога да төште. Бу көнне бәхетле гаиләләр сертификат, чәчәк бәйләме һәм кечкенә генә бүләк белән кайтып китте.
Бәхет акчада түгел дип әйтергә яратсак та, дәүләт ярдәме яшь гаиләләр өчен бер дә артык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев