Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән табиблары кисәтә

Салкын кыш үзенекен итә. Бу араларда һава температурасы көннән-көн төшә. Кайбер авыл җирлекләрендә, шәһәрдән аермалы буларак, терекөмеш баганасының утыздан шактый гына аска төшкән урыннары бар. Кыш салкынсыз булмас анысы, шулай да мондый аномаль температура озакка гына сузылмасын. Салкыннар көчәйгән бу көннәрдә сәламәтлегебезгә игътибарлы булырга, җылы киенеп йөрергә, балаларны кисәтеп һәм...

Салкын кыш үзенекен итә. Бу араларда һава температурасы көннән-көн төшә. Кайбер авыл җирлекләрендә, шәһәрдән аермалы буларак, терекөмеш баганасының утыздан шактый гына аска төшкән урыннары бар. Кыш салкынсыз булмас анысы, шулай да мондый аномаль температура озакка гына сузылмасын. Салкыннар көчәйгән бу көннәрдә сәламәтлегебезгә игътибарлы булырга, җылы киенеп йөрергә, балаларны кисәтеп һәм һава температурасы белән кызыксынып торырга кирәк. Сизмичә дә калырсың, бәла-каза чыгуы бар.

-Мондый салкыннарда балаларга, әби-бабайларга, шулай ук антидепрессант һәм башка төр психотроп препаратлар кабул итүче кешеләргә, балыкчыларга һәм аучыларга өйдә утырырга киңәш итәм, - ди Яшел Үзән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенең өлкән табибы В.Евдокимов. -Ә инде эшләргә мәҗбүр булганнарга берничә "алтын" кагыйдәне онытмаска кирәк. Тән өши, калтырый башласа, тирә-як белән кызыксыну хисе бетсә, тизрәк җылы бинага керү ягын эзләргә кирәк. Болар гипотермия ягъни тән өшүнең беренче билгеләре.

Белгеч фикеренчә, мондый хәлдән җылы чәй эчеп яисә ашап котылырга була. Ә инде кеше нык өшесә, аңын югалтырга мөмкин, бу очракта тизрәк "Ашыгыч ярдәм"не чакыртырга. Күбрәк эчәргә (җылы чәй яисә кофе) кирәклеген дә беләбез. Чөнки кеше тирләп, сыеклыкны күп югалта, ә ул организмның туңуына китерә. Тирләмәс өчен артык төренергә дә кушмыйлар. Салкыннарда җиңел, катлы-катлы һәм табигый тукымадан тегелгән өс киеменә өстенлек бирү әйбәт булыр.

-Иң мөһиме баш турында онытмаска, чөнки кеше эчке җылысының өчтән бер өлешен баштан югалта, - ди В.Евдокимов.- Кысан киемнәр кан әйләнешенә комачаулый, шуңа күрә салкыннарда иркен киемнәр кию зарури. Әлбәттә инде, күбрәк хәрәкәтләнергә, алка-йөзекләр кимәскә, тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр эчмәскә киңәш итәм. Шунысы да мөһим, тән өшүне таный дә белергә кирәк. Тән башта агара, аннан соң сизми башлый. Шунда ук тәннең бу урынын җылыта, әкрен генә ышкый башларга кирәк. Кисәтеп әйтәм, бервакытта да өшегән урынны кар яисә бияләй белән ышкымагыз. Беренче ярдәм күрсәтеп тә, тән сизмәсә һәм кызармаса, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бәхеткә, бу салкын көннәрдә район территориясендә өшеп, ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Күз тимәсен. Салкын сакланганнары "тешләми".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев