Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән суды Әйшәдәге чегәннәр бистәсендәге законсыз төзелгән биш йортны сүтәргә дигән карар чыгарды

Корылмаларны законсыз дип тануны сорап судка Әйшә җирлеге башкарма комитеты мөрәҗәгать иткән иде.

Яшел Үзән суды кырык сотый җирдә 17 чегән йортын законсыз дип табу һәм аны сүтү турында Әйшә авыл җирлеге башкарма комитетыннан кергән искны карый башлады.

Беренче утырыш җавап бирүченең яклаучысы материалларны өйрәнү өчен вакыт соравы аркасында булмый калды. Искка ярашлы рәвештә, авыл җирлегенең башкарма комитеты әлеге корылмаларның шәһәр төзелеше закончалыгын, СНиПны, санитар-эпидемиология нормаларын боза дип исәпли.

Кырык сотый җирдә 20 йорт урнашкан. Шуларның өчесе рәсми төстә, рөхсәт нигезендә төзелгән. Калган 17се - рөхсәтсез. Судта җавап тотучы барысын да закон белән эшләргә әзер икәнлеген белдерә, әмма моның өчен авыл җирлеге аларга җирне бүлеп яки сатып бирегә тиеш.

Судта җавап тотучы сүзләренә караганда, ул берничә тапкыр җир мәсьәләсен хәл итәргә маташып караган, әмма эше барып чыкмаган. Ул шулай ук йортларның биредә 15 елдан бирле торуын һәм моңа кадәр аларга беркемнең дә "кагылганы булмавын" әйтә.

Әгәр җир мәсьәләсе хәл ителә икән, җавап тотучы барысын да закон буенча эшлим, ди.

Яшел Үзән суды әле бер генә искны карап, бәхәсле 17йорттан 5сен сүтәргә дигән кара чыгарды. Якын көннәрдә калганнарының да язмышы хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев