Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән - Россиядә беренче!

Бар акчасын пачкасы белән кәшилүксез генә кесәдә йөртүче сәер затлар бар. И-и-и, кассага килеп җиткәч, китереп чыгаралар кесәләреннән бер пачка 5 меңлекләрне! Тиеннәре өчен калтырап торган халык «аһ!» итә, теге башкалар арасында бер башка үсеп китә: акчалы, димәк, эшчән, тырыш, абруйлы. Тик менә 2016 елның 1 апреленнән нишләрләр инде: кулны...

Һәрхәлдә, Россия Саклык банкының «Татарстан Банкы» бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә бездә кертелергә мөмкин яңа проектның асылын төшендерергә тырышты. 2015 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Президенты һәм Сбербанк ПАО Президенты арасында республикада түләү-мәгълүмати хезмәтләр үсеше турында төзелгән килешүдә Татарстан Республикасында яшәүче картасы чыгарыла һәм республикада акчасыз экосистема оеша. Килешү буенча шулай ук халыкның финанс грамоталылыгын үстерү буенча уртак программалар эшли башлаячак.
Россиядә бөтен яңалык башта Татарстанда сыналып караса, Татарстанда пилот проектлар бик еш кына Яшел Үзәнгә йөкләнә. Хәтерләсәгез, транспорт карталары, мәктәпләрдә туклану буенча программалар беренче булып Яшел Үзәндә эшли башлады.
Әлеге проектның асылы нидән гыйбарәт соң?
Һәркемнең кулына Саклык банкы яки Ак Барс банк картасы, ягъни Татарстан Республикасында яшәүче картасы бушлай бирелә.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев