Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән районында апрель аенда югалган икенче балыкчының гәүдәсен таптылар

Бүген иртән икенче югалган балыкчының гәүдәсе табылды. Аны балыкчылар 774нче чакрым һәм "Газовик" шифаханәсе арасында табып, 112 хезметенә хәбәр итә.

Беренчеләрдән булып балыкчыларның берсенең гәүдәсе апрель аенда ук табылган иде. Аны Юдино территориясендә елга буенда камышлар арасында табып алалар.
Гәүдәне танырлык булмый, бары татуировка аша билгелиләр. Исегезгә төшерәбез, 33 яшьлек ир-ат һәм аның 34 яшьлек дусты 8 апрельдә Золотой остров дип аталучы урынга балык тотарга китә. Алар соңгы тапкыр гаиләсе белән кичке унда элемтәгә чыга. Шуннан соң алар белән хәбәрләшү югала. Бүгенге көнгә кадәр гаилә ут йотып яши.

Гаиләнең авыр кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев