Яшел Үзән районы зиратындагы вандаллыктан соң җинаять эше кузгатылды
Вандаллык аркасында 93 кабер ташы зыян күргән.
Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратындагы хәлдән соң "Үлгәннәрнең гәүдәсен һәм алар җирләнгән урынны мәсхәрә итү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Зираттагы хәл турында хәбәр 30 апрельдә җирле кешеләрдән килеп ирешә. Авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин сүзләренчә бу хәлнең инде дүртенче тапкыр кабатлануы. Быелгы вандаллык килгән зыяны буенча иң зуры. Зираттагы 93 ташны язулы яклары белән кабер өстенә аударып чыкканнар. Кайбер чардуганнарның тимерләрен дә каерганнар. Дүрт кабер ташы, ватылып, яраксыз хәлгә килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев