Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән район газетасы бүләкләр өләшә

Юбилей уңаеннан шәп бүләкләр Хөрмәтле газета укучылар! Газетабыз нәшер ителә башлауга 20 ел. Әлеге матур дата уңаеннан быел подписчикларыбыз арасында призлар уйнатырбыз дигән идек, әмма газетага язылу турында квитанцияләр без уйлаганча ук күп килми. Кимендә 1 мең булырга тиеш кебек иде, әмма бушка бер капчык шикәр комы алырга теләүчеләр без...

Юбилей уңаеннан шәп бүләкләр

Хөрмәтле газета укучылар!

Газетабыз нәшер ителә башлауга 20 ел. Әлеге матур дата уңаеннан быел подписчикларыбыз арасында призлар уйнатырбыз дигән идек, әмма газетага язылу турында квитанцияләр без уйлаганча ук күп килми. Кимендә 1 мең булырга тиеш кебек иде, әмма бушка бер капчык шикәр комы алырга теләүчеләр без теләгәннән ким булып чыкты. Шуңа күрә призлар уйнатуны декабрьгә калдырабыз. Әмма бу газетага язылуны сузарга мөмкин дигән сүз түгел. Бары тик 15 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр генә "Яшел Үзән"гә 482 сум 16 тиенгә язылырга мөмкин. 25 октябрьдән соң 522 сум булачак.

Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, газетага язылып, бер капчык он отыгыз. Кыш буе гаиләгезне кызарып пешкән коймаклар, күпереп торган бәлешләр белән сыйлагыз. Ә бер капчык шикәр отучыга "авырга" туры килер: җәйгә кадәр сакларга кирәк бит! Җәй көне телеңне йотарлык шомырт, карлыган, кабак вареньелары әзерләргә бик ярап куячак әле! Ә кибет карточкасы инде Яңа ел өстәленә өстәмә тәмле ризыклар, яңа ел күчтәнәчләре дигән сүз! Кыскасы, ятып калганчы, атып калыгыз, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев