Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Яшел Үзән" нең беренче редакторы юбилеен билгели

"Яшел Үзән" газетасының беренче мөхәррире Луиза Ибраһим кызы Кашапованы юбилее белән котлыйбыз! Кадерле Луиза Ибраһимовна, зур авырлыклар белән ачылган газета бүгенге көндә ике тапкыр "Бәллүр каләм" республика журналистлары бәйгесе җиңүчесе. Коллектив бик күп бәйгеләрдә лаеклы урыннар алып, үзенең профессиональлеген раслап тора. Монда, әлбәттә инде, иң беренче чиратта Сезнең зур тоемлавыгыз,...

"Яшел Үзән" газетасының беренче мөхәррире Луиза Ибраһим кызы Кашапованы юбилее белән котлыйбыз!

Кадерле Луиза Ибраһимовна, зур авырлыклар белән ачылган газета бүгенге көндә ике тапкыр "Бәллүр каләм" республика журналистлары бәйгесе җиңүчесе. Коллектив бик күп бәйгеләрдә лаеклы урыннар алып, үзенең профессиональлеген раслап тора. Монда, әлбәттә инде, иң беренче чиратта Сезнең зур тоемлавыгыз, акыл һәм зирәклегегез сәбәпче. Чөнки коллективны Сез тупладыгыз һәм берничә ел тату һәм күңелле эшләдек.

Газета журналистлары Сезне искә алмаган бер генә көнебез дә юк, чөнки биредә эшләүчеләрнең күпчелегенең яшьлек еллары Сезнең белән бергә үтте. Сез бүген дә газета тормышы белән кызыксынып торасыз, һәр санны укып барасыз һәм үзегезнең төпле киңәшләрегезне бирәсез. Моның өчен Сезгә аерым рәхмәт.

Кадерле Луиза Ибраһимовна, Сезгә киләчәктә дә сәламәтлек, элеккечә энергияле булып калуыгызны телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев