Яшел Үзән кызы мәртәбәле бәйгедә җиңде
5нче гимназиянең IX сыйныф укучысы Илсөя Хәлиуллина һәм укытучысы Резедә Баһавиеваның бик шатлыклы көннәре. Рус теленнән "Живое слово" мультимедияле халыкара фестивальдә Илсөя җиңү яулады.
Шушы көннәрдә генә ул укытучысы Резедә Шамилевна белән Олы Болодино шәһәренә барып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашып кайтты. Илсөя көмеш орден һәм диплом белән бүләкләнде, котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев