Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән кызы – «Керәшен чибәре»

Мамадыш районында Җөри авылындагы Питрау Сабан туенда "Керәшен чибәре" бәйгесе 2004 елдан бирле уздырыла инде.

Быел бәйгедә 10 сылу кыз катнашты. Кызлар "Иң яхшы җыручы", "Иң яхшы биюче", "Иң сөйкемлесе", "Традицияләрне белүче", "Иң яхшы костюм", "Иң җор телле", "Керәшен тарихын белергә омтылучы" һәм "On-line чибәре" номинацияләрендә көч сынашты, дип хәбәр итә "Нократ".

Шулай итеп, 2016 елның "Керәшен чибәре" булып Яшел Үзән кызы Татьяна Ефремова танылды. Ул күчмә таҗ һәм акчалата бүләккә ия булды.

- Җиңү теләге бар иде. Бәйгегә әзерләнүдә миңа әнием һәм әбием ярдәм итте. Алар белән бергәләшеп изге теләкләр теләдек, догалар укыдык. Хәзерге вакытта кичергән хисләремне әйтеп бетерерлек түгел. Акчалата бүләкне балалар йортына тапшырырга ниятлим, - дип хисләре белән уртаклашкан Татьяна Ефремова.

http://mamadysh-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев