Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән - «Имин шәһәр»

22 апрельдә Яшел Үзәнгә "Имин шәһәр" техник чаралар аппарат-программа системасын үзләштерүгә һәм үстерүгә бәйле мәсьәләләр буенча ведомствоара комиссия әгъзалары килде. Составына бөтен федераль министрлыклар һәм Россия ведомстволары җитәкчеләре урынбасарлары кергән делегация эш визиты белән Яшел Үзән районының бердәм диспетчерлык хезмәтен карады.

Исегезгә төшерсәк, Татарстан Республикасы Ямало-Ненецк, Әстерхан һәм Новгород өлкәләре белән бергә "Имин шәһәр" программасы системасын (АПК) үзләштерүче пилот регионнарның берсенә кертелгән иде. "Имин шәһәр" программасы асылда халык иминлеген тәэмин итүче бөтен автомат системаларны, әйтик видеокүзәтү, видеофиксация, ТКХ системасы эшендәге кимчелекләрне контрольгә алу һәм теркәү, "112" системасын һәм шулай ук башка реестрларны берләштерә.

Мәскәү кунаклары Яшел Үзән муниципаль районында "Имин шәһәр" пилот проектының бердәм кизү тору диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) мисалында танышты. Ведомствоара комиссиягә әлеге пилот проекты кысасында диспетчерлык үзәгенең көндәлек эшчәнлеге һәм шул ук вакытта гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда башкарылучы эшләр күрсәтелде. Бу проектны гамәлгә ашырудагы проблемалы мәсьәләләр "Түгәрәк өстәл" утырышында каралды.

Яшел Үзән районы югарыда аталган программаны республикада беренчеләрдән булып үзләштерә башлады. Район территориясендә гадәттән тыш хәлләр китереп чыгару мөмкинлеге югары булган тарихи әһәмияткә ия объектларның күп булуы район җитәкчелеге каршына иминлекне тәэмин итү буенча зур бурыч куя.

Хәзерге вакытта районда 27 предприятие һәм оешма базасында 32 территориаль РСЧС звеносы төзелгән. Бу хезмәтләр халык иминлегенә кагылышлы бөтен вакыйгаларга да җавап бирә. Ә ЕДДС Яшел Үзәндә 2009 елдан бирле эшләп, аның составына 10 кеше керә. Базаны яңарту һәм туплау буенча даими эш алып барыла.

ГЛОНАСС+112 системасы да актив кулланыла. Бу система зыян күрүчеләрдә килгән телефон шалтыратуларын автомат рәвештә эшкәртә, төрле оператив бүлекчәләрнең маршрутын билгели, гадәттән тыш хәлне юкка чыгарачак оператив хезмәтләрнең бердәм исәп карточкасын эшкәртә. 2015 ел башыннан гына да бу система буенча 3 меңнән хәбәр килгән.

Гадәттә тыш хәлләр килеп туганда халыкка аны җиткерү дә мөһим эш булып тора. Район территориясендә 10 хәбәрләштерү зонасы булып, анда 22594 кеше яши. Бу зоналарда 39 махсус җайланма куелган. Шәһәрнең 11 урынында 28 сирена куелган. Болардан тыш, халыкны домофоннар аша хәбәрләштерү системасы үзләштерелә. Хәзерге вакытта Яшел Үзәндә аңа 200 күп катлы йорт тоташтырылган.

Шәһәрдә барлыгы онлайн режимында мәгълүмат бирүче 35 видеокамера куелган. Алар ярдәмендә шәһәрдә видеомониторинг алып барыла. "Стрелец-мониторинг" комплексына һәм "Сирена МЧС" системасына 127 объект тоташтырылган.

"Имин шәһәр" проекты Яшел Үзән өчен бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев