Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән егетләре – Россия җыелма командасында

1сеннән 3 февральгә кадәр Казанда «Яшь һөнәрчеләр» (WorldSkills Russia) региональ чемпионаты булып узды. Әлбәттә инде, аннан безнең шәһәрнең булдыклы яшь һөнәр ияләре дә читтә калмады һәм үзләренең осталыкларын күрсәтеп, бәйгенең ярымфиналында катнашу өчен көч сынашты.

Алар - базасында ресурслар үзәге булган Яшел Үзән механика көллияте студентлары. Конкурс номинацияләренә («Сәнәгатьтә робот техникасы», «Җитештерүдә команда хезмәте», «Санлы программалы идарә станокларында токарь эшләре», «Санлы программалы идарә станокларында фрезер эшләре», «Сәнәгатьтә автоматика», «Бизнес өчен программалы чишелеш­ләре») һәм биремнәрнең катлаулы булуын исәпкә алып, катнашучыларга ни дәрәҗәдә тирләргә туры килүен күз алдына китерергә була. Механика колледжы командасында бердәнбер кыз да бар. Ольга Калупаева, беренче карашка нәфис затка бөтенләй туры килми торган номинация - «Санлы программалы идарә станокларында фрезер эшләре»ндә ярыша. Тик хәзерге заманда андый хезмәтләрне дә башың эшләгәндә башкарасы авыр түгел - кнопка һәм компьютер заманы бит. Аның турында кураторы горурланып: «Ул безнең командада, димәк, ул биредә булмаганнардан көчлерәк!» - ди.
«Сәнәгатьтә автоматика» номинациясендә I урынга лаек булган III курс студенты Никита Краснов кичерешләрнең чынлап та дулкынландыргыч булуын яшерми:
- Авыр һәм катлаулы булды. Станок җыйдык: беренче көнне монтажлау, җыю, икенче көн - компьютер аркылы программалаштыру, өченче көн - эшләнеп бетмәгән вак-төякләрне һәм җитешсезлекләрне тикшереп узды. Ясаган җиһазыбызны мини завод дип әйтергә була, чөнки ул идарә итү җайланмасы.
Әлеге уку йортын шәһәребезнең Серго исемендәге заводы өлешчә кирәк булган җиһазлар белән тәэмин итә. WorldSkills бәйгесендә катнашучы студентлар бу оешмада яхшы хезмәт хакы белән стажировка узачаклар. Региональ чемпионатта, шулай ук шәһәребезнең Горький исемендәге завод патронажлыгында катнашып җиңү яулаучылар да бар. Алар - заводның укыту үзәгендә эретеп ябыштыручы осталыгына өйрәнүчеләр - механика көллияте студенты Вячес­лав Чикелев һәм КАИның Яшел Үзән филиалы студенты Булат Бикмуллин. «Эретеп ябыштыру технологияләре» номинациясендә Булат Бикмуллин җиңде һәм ул WorldSkills Russia Милли чемпионатның йомгак­лау этабында Татарстанны тәкъдим итәчәк.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм бәйгенең киләселәрендә дә уңышлар телибез. 16 - 17 майда Краснодарда узачак финал этабында үзләрен чын һөнәр осталары итеп күрсәтәчәкләренә ышанабыз.
Гөлнара ВӘЛИЕВА
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев