Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән чыршысы иң матуры булсын

Республикабыз муниципалитетлары арасында Яңа ел чыршылары бизәлешләре һәм алар янында үткәрелгән күңелле чараларга бәйге игълан ителгән иде. Ул узган елның 30 декабреннән агымдагы елның 3 февраленә кадәр бара. Бәйгедә чыршы бизәлеше, анын янында үткәрелгән чаралар исәпкә алына. Шулай ук халык арасында сораштыру да үткәреләчәк. Татарстан Иҗтимагый палатасы хәбәр иткәнчә, бүләкләр...

Республикабыз муниципалитетлары арасында Яңа ел чыршылары бизәлешләре һәм алар янында үткәрелгән күңелле чараларга бәйге игълан ителгән иде. Ул узган елның 30 декабреннән агымдагы елның 3 февраленә кадәр бара. Бәйгедә чыршы бизәлеше, анын янында үткәрелгән чаралар исәпкә алына. Шулай ук халык арасында сораштыру да үткәреләчәк. Татарстан Иҗтимагый палатасы хәбәр иткәнчә, бүләкләр дә саллы: беренче урынга - 1 млн сум тәгаенләнгән, икенче урын алучы муниципалитет 500 мең сумга ия булачак, ә инде өченче урынга лаек булучыга 250 мең сум премия каралган. Яшел Үзәннең призлы урынга чыгуга тулы хокукы бар. 26 декабрьдә ачылган Яңа ел чыршысы республикабызның иң биек чыршыларыннан санала (өченче урында) һәм аның заманча бизәлеше бөтен яшел үзәнлеләрне быел таң калдырды. Ә инде аның янында үткәрелгән чараларда күңелле итеп катнашу, мондагы коралмаларны сак тоту бары тик безнең үзебездән тора. Әйдәгез, бәйгедә җиңү өчен көрәшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев