Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзән авылы көтүен ЧӘКЧӘК шоу көтә

Бакырчыга «Чәкчәк шоу» көтү көтәргә кайта! Бу көннәрдә Бакырчы авылы халкы үзенә күрә бер шаулап алды әле. Хикмәт шунда - «Болгар» радиосы, дөресрәге «Чәкчәк шоу» егет-кызлары, тыңлаучылары арасында көтү көтәчәк дигән хәбәр тараткан иде. Әйе-әйе, сыерлы-сарыклы, чып-чын көтү! Районның кайсы авылына кайту өчен кызу көрәш барды. Кызык итеп чакыручы, оригиналь...

Бакырчыга «Чәкчәк шоу» көтү көтәргә кайта!

Бу көннәрдә Бакырчы авылы халкы үзенә күрә бер шаулап алды әле. Хикмәт шунда - «Болгар» радиосы, дөресрәге «Чәкчәк шоу» егет-кызлары, тыңлаучылары арасында көтү көтәчәк дигән хәбәр тараткан иде.

Әйе-әйе, сыерлы-сарыклы, чып-чын көтү! Районның кайсы авылына кайту өчен кызу көрәш барды. Кызык итеп чакыручы, оригиналь СМС-хәбәр җибәрүче авыл җиңүче булып табылыр­га тиеш иде. Финалга Актаныш районының Табанкүл һәм безнең Бакырчы авылы чык­ты. Озак барган көрәштән соң, районыбыз авылы җиңү яулады. Бакырчылыларның тырышуы, плакатлар язып, авыл халкы белән урамга чыгып, фотога төшүләре, шигырьләр иҗат итүе, видеоролик төшерүе бушка китмәде. Кунаклар артистлар белән 27 июльдә кайтачак. Барчагызны да чакырып калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев