Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярминкәләр гөрли көзләрдә!

Районның «Тура» технополисында көзге ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр барачак. Анда Яшел Үзән районында гына түгел, республиканың башка районнарындагы шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыгында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга була.

Шәһәр халкы өчен бик кулай инде бу, бәяләр арзан, әмма авыл кешесенең фикере башкачарак шул.
- Ике ел инде көзге ярминкәдә катнашабыз. Ярминкәләр башланганчы бодайның килограммын 8 сумнан саткан булсак, монда 7 сумнан сатабыз, арпа - 6 сум. Маңгай тире белән сугарылган иген өчен арзанрак булса да, республика куйган бәядән арттырып булмый. Ярминкәнең өстенлекләре күп инде аның. Монда без башкаларны күрәбез, аралашабыз, - ди «Җиһаншина» крестьян-фермер хуҗалыгыннан килгән Рөстәм Галәвиев.
Авыл кешесе умырып эшли белсә дә, сатуга маһирлыгы булмаска да мөмкин. Ә ярминкәләр аларга менә дигән мөмкинлек тудыра.
Шуңа күрә Олы Шырданнан Илшат Абдуллин, Олы Якедән Әхмәтшакировлар, Шәрифҗановлар ярминкәләрдә атна саен катнаша һәм, җитештергән продукциясен сатып бетермичә, кире кайтып китми. Әнә «Заволжья» ширкәте игенчеләре дә бодай һәм арпаны берничә сәгатьтә сатып бетерде. Узган шимбә ярминкәсендә барлыгы 7 КамАЗ иген сатылды.
- Шәһәр базарларында да авыл хуҗалыгы продукциясен арзанрак бәягә сатып алырга була. «Нармонка» ширкәтендә җитештерелгән бәрәңгенең килограммы 12 сум, базар бәясеннән шактый ким. Яшел Үзән ярминкәләрендә сатылган продукция сыйфатлы һәм санитария нормаларына туры килә, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Лилия Бикчурина.
Районда уздырылган бер генә ярминкәне дә калдырмый Җәләлетдиновлар. Яшел Үзәндә яшәүче Гөлфирә һәм Әсхәт Җәләлетдиновларның гаилә эше ул - умартачылык. Әсхәт умарталыкта мәш килсә, Гөлфирәнең сатуга осталыгы бар: теленнән дә бал тамдыра, алмас җиреңнән алып китәсең аның балын!
Гүзәл Минһаҗева, Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X