Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Янгын корбаны

Озакка сузылган ял һәм бәйрәм көннәрендә Яшел Үзән янгын сүндерүчеләренә мөрәҗәгать итүчеләр булмый калмаган. Елның беренче биш көнендә дүрт янгын чыккан. Шәһәрдәге Королев урамындагы йорт фатирында 3 гыйнварда чыккан янгында 40 яшьлек ирнең гомере өзелгән. Бу бәла фатир хуҗасының исерек хәлдә саксыз тәмәке тартуыннан чыккан булуы ихтимал. Чөнки карават янган,...

Озакка сузылган ял һәм бәйрәм көннәрендә Яшел Үзән янгын сүндерүчеләренә мөрәҗәгать итүчеләр булмый калмаган.
Елның беренче биш көнендә дүрт янгын чыккан. Шәһәрдәге Королев урамындагы йорт фатирында 3 гыйнварда чыккан янгында 40 яшьлек ирнең гомере өзелгән. Бу бәла фатир хуҗасының исерек хәлдә саксыз тәмәке тартуыннан чыккан булуы ихтимал. Чөнки карават янган, шул сәбәпле төтен таралган. Хәтта күршедә яшәүчеләрнең кайберләрен янгын сүндерүчеләргә эвакуацияләргә туры килгән. Күршеләре сөйләвенчә, һәлак булучы бу фатирга күптән түгел генә күченеп килгән, эчкечелек белән шөгыльләнгән һәм нәтиҗәсе дә, кызганычка, озак көттермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев