Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ялган аракы сатуга битараф булмагыз!

Татарстан Республикасында 2013 елның 11 аенда 1468 кеше исерткеч эчемлекләр эчеп агуланган. Узган елның шушы чорында исә бу сан 1071 булган. Башкалада яшәүчеләр барысын да уздырган: 734 кеше агуланган. Ә узган ел бу сан нибары 274 кенә булган. Алкогольдән үлүчеләр саны да борчуга сала: агымдагы елның 11 аенда 287 кеше...

Татарстан Республикасында 2013 елның 11 аенда 1468 кеше исерткеч эчемлекләр эчеп агуланган. Узган елның шушы чорында исә бу сан 1071 булган. Башкалада яшәүчеләр барысын да уздырган: 734 кеше агуланган. Ә узган ел бу сан нибары 274 кенә булган. Алкогольдән үлүчеләр саны да борчуга сала: агымдагы елның 11 аенда 287 кеше "яшел елан" корбаны булган.
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитү дә күңелгә шом сала. Бу саннар тагын да артып китмәсме?!
Нигә шулай була соң? Югыйсә, аракы бәясе дә күтәрелде (0,5 л өчен 125 сумнан 170 сумга кадәр), сатып алу ихтыяҗы да кимергә тиеш кебек. Легаль аракыга алмашка шактый зур күләмдә легаль булмаган искерткеч эчемлек килүе мәгълүм. Мондыйларның бәясе түбән булгач, сатып алучы ялган аракыга өстенлек бирә. Әле тормыш төбенә төшүчеләр сатып алганда, аңларга була, ә менә урта хәллеләр дә, ягъни кесәсендә шактый акчасы булганнар да шул юлдан бара бит. Юбилейларны, банкетларны яки башка төрле бәйрәмнәрне үткәргәндә Казахстан аракысына яки башка төрле ГОСТ таләпләренә туры килмәгән эчемлекләргә өстенлек бирүне ничек аңларга?! Казахстан коньягын гына алыйк. Матур шешәләргә тутырылган бу эчемлек кибет киштәләрендә күз явын алып тора. Ә шешәсе эчендә төрле хуш исле буяулар салынган сулы спиртлы сыекча. Ул сыекча хәтта виноград җимешенеке дә түгел, ә орлыгыныкы. Ягъни монда коньякның исе дә килми. Шәһәребез һәм районыбызда яшәүче битараф булмаганнардан андый эчемлекләрне сатып алмауларын, үзләре һәм якыннары сәламәтлеген куркыныч астына куймауларын үтенәбез.
Йортыгыз янында рюмочная яки сыра сатыла торган киоск ачылдымы? Таксист сезгә арзан аракы тәкъдим иттеме? Йортыгыз диварында "элиталы аракы" сату турында белдерү эленгәнме? Күршегез "яхшы" аракы сатамы? Тиз арада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең кайнар линиясенә шалтыратыгыз: 8(843) 278 92 79. Инспекциянең Яшел Үзән территориаль органы телефоны 8(84371)5 86 72.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев