Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа уку елына әзер

Яңа уку елына әзер! Атна дәвамында район һәм шәһәр мәктәпләрендә ведомстводан тыш кабул итү комиссияләре эшләде. Мәгариф идарәсе белгечләре хакимият, МЧС, полиция һәм кулланучылар күзәтчелеге идарәләре вәкилләре белән берлектә мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерде. Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып белем бирү учреждениеләренең матди-техник тәэмин ителеше тора. Болар -...

Яңа уку елына әзер! Атна дәвамында район һәм шәһәр мәктәпләрендә ведомстводан тыш кабул итү комиссияләре эшләде. Мәгариф идарәсе белгечләре хакимият, МЧС, полиция һәм кулланучылар күзәтчелеге идарәләре вәкилләре белән берлектә мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерде.
Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып белем бирү учреждениеләренең матди-техник тәэмин ителеше тора. Болар - мәктәпләрнең санитар-эпидемиология таләпләренә туры килүе, азык блокларының һәм медицина кабинетларының кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителеше. Төп игътибар балаларның сәламәтлеген һәм уку процессы режимын саклауга юнәлдерелгән. Барлык кисәтүләр дә вакытында тәмамланмаган ремонт буенча ясалды. Күрсәтелгән җитешсезлекне 1 сентябрьгә кадәр тәмамларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250