Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Универсиада барган көннәрдә рульгә утырмавың хәерле

Ниһаять, бөтен спорт дөньясын гына түгел, илебез, Татарстаныбыз өчен мөһим вакыйга - Студентларның Җәйге Универсиадасы килеп җитте. Аның Казанда уздырылуы барыбыз өчен дә горурлык. 10 көнгә сузылачак истәлекле көннәрдә Казан ничек яшәячәк? Соңгы елларда юлларда хәрәкәт итү проблемага әйләнеп беткән иде. Бу турыда ТР Эчке эшләр министрлыгы Яшел Үзән районы...

Ниһаять, бөтен спорт дөньясын гына түгел, илебез, Татарстаныбыз өчен мөһим вакыйга - Студентларның Җәйге Универсиадасы килеп җитте. Аның Казанда уздырылуы барыбыз өчен дә горурлык. 10 көнгә сузылачак истәлекле көннәрдә Казан ничек яшәячәк? Соңгы елларда юлларда хәрәкәт итү проблемага әйләнеп беткән иде. Бу турыда ТР Эчке эшләр министрлыгы Яшел Үзән районы бүлегенең ЮХИДИ начальнигы Рәүф Галиев белән сөйләштек.
- Рәүф Хәмисович, Казанга Универсиадага дип 10 меңнән артык кеше киләчәк. Бу кадәр халыкны махсус транспортларда йөрткәндә юлларда бик тыгын булмасмы, шәһәрдә яшәүчеләргә һәм килгән кешеләргә уңайсызлык тудырмасмы?
- Универсиадада катнашучылар автобуслары җәмәгать транспорты белән бергә махсус бүленгән полосалар буенча хәрәкәт итәчәк һәм бу шәһәр халкына бернинди уңайсызлык тудырмаячак. Юллар аерым бер чараларда гына ябылып торачак: Универсиада ачылганда, ябылганда, Универсиада утын алып килгәндә һәм ярым марафон һәм җәяү йөрү спорт ярышлары вакытында.
- Җиңел атлетика буенча ярышлар үткәргәндә урамнарда хәрәкәт чикләнәме?
- Универсиаданы ачканда һәм япканда хәрәкәт дүрт тапкыр чикләнәчәк. Икесе тренировка вакытында, калганнары 6 һәм 17 июльдә - чараларны үткәргәндә.
- Ул чикләүләр көне буена сузылачакмы соң?
- Академик Парин, Х.Мәүлетов (Сыртланова урамыннан Җиңү проспектына кадәрге участок), Академик Арбузов, Җиңү һәм Ямашев проспектларында (А.Арбузов урамыннан Адоратский урамына кадәрге участок) маршрутларында, Ямашев проспекты һәм Чистай урамнары кисешкән урында, Чистай урамында (Адоратский урамыннан «КАЗАН-АРЕНА» стадионына кадәр) маршрутлар, шулай ук стадион янындагы С.Хәким, Четаев, Гаврилов урамнарында хәрәкәт 18 сәгатьтән иртәнге 2гә кадәр генә чикләнәчәк.
Универсиада барган көннәрдә академик Парин урамы (Оренбург трактыннан Мәүлетов урамына кадәр) тулысы белән ябыла.
- Бу бөтен төр транспортка кагыламы соң?
- Юк, бу чикләүләр автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутларына кагылмый.
- Универсиада утын алып килгәндә кайсы урамнар ябыла?
- Универсиада уты эстафетасы 6 июльдә 9дан 12 сәгатькә кадәр бара. Шуның белән бәйле рәвештә берникадәр вакытка Мәүлетов, урамы, Җиңү проспекты, Оренбург тракты урамы, Павлюхин, Сәлимҗанов, Уң Болак, Ташаяк, Батурин, К.Маркс, Пушкин, Бауман, Университет, Кремль урамнары ябылып тора. Бу участок та эстафета барганда этаплап ябыла. 9-10 июньдә - спортивная ходьба (маршруты: Кремль яры - Сәет-Галиев - Ташаяк урамнары), 12 июньдә ярым марафон ярышларында да (маршруты: Кремль яры - Киров дамбасы- Несмелов - Краснокакшайская урамнары) кайбер урамнар вакытлыча (0.00 - 12.00) этаплап ябылып торачак, игътибарлы булыгыз.
Универсиадада катнашучылар йөрүче барлык маршрутлар Дәүләт автоинспекциясенең ныклы контролендә булачак. Җәмәгать транспорты йөрү полосасына керүгә аеруча игътибар ителәчәк. Тагын шунысын да өстисе килә: бу полоса булган урамнарга өстәп, мондый полосалар Универсиада чорында вакытлыча, тагын 18 юл участокларында барлыкка киләчәк. Шул исәптән - Горький, Большая Крыловка, Ленская, Залесная урамнарында һәм Меңьеллык мәйданында.
- Универсиада чорында Казанга йөк автомобильләре керә аламы?
- 2013 елның 1 июленнән шәһәрдә зур йөк машиналары йөрү туктатыла. 5 тоннадан артык авырлыктагы барлык төр транспорт хәрәкәте 6дан 22 сәгатькә кадәр чикләнә. Юлларны ремонтлаучы техникалар исә 6дан 9 сәгатькә, 16дан 21 сәгатькә кадәр генә эшли ала.
- Ә җәмәгать транспорты ничек эшли?
- Универсиада чорында Казанда җәмәгать транспорты иртәнге 4тән төнге 1гә кадәр эшли. Универсиада чараларына нәкъ менә җәмәгать транспортында бару кулай булачак. Беренчедән, кулыңда спорт чарасына билетың бар икән, барлык төр җәмәгать транспортында тәүлек дәвамында бушлай йөри аласың. Икенчедән, спорт объектлары янында да автомобилеңне парковкалап булмаячак.
- Хәзер без Казанны метродан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул да төнге 1гә кадәр генә эшлиме?
- Универсада ачылган һәм ябылган көннәрдә, ягъни 6 һәм 17 июльдә КАЗАН-АРЕНА стадионы аша үтүче җәмәгать транспорты һәм метрополитен иртәнге 3кә кадәр эшли. Моннан кала, тамашачыларга уңай булсын өчен Кәҗә бистәсе станциясеннән, шулай ук Липатов урамыннан (Дербышка бистәсе) Тимер юлчылар мәдәният йортыннан (Юдино бистәсе) һәм Химическая урамыннан (Жилплощадка) 17дән 20 сәгать 30 минутка кадәр махсус автобус-шаттллар йөриячәк.
- Казанда Универсиада барган көннәрдә юл иминлеген тәэмин итүдә безнең Яшел Үзән автоинспекциясе хезмәт күрсәтәме?
- Казанда барган һәр зур вакыйга безнең хокук саклау хезмәткәрләре өчен дә кызу эш чоры. Бу көннәрдә Яшел Үзәннән Казанда 20 хезмәткәребез эшләячәк.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев