Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТӨЗҮЧЕЛӘР БҮЛӘГЕ

Төзүчеләр Осиново бистәсе балаларына спорт клубы бүләк итте. Әйе, аз да түгел, күп тә түгел, ике катлы, файдалы мәйданы 239,6 кв.метр булган өр-яңа биналы булды бистә балалары. Клубны чын-чынлап бүләк дип, беренче чиратта, шуңа әйтергә ярый: җаваплылыгы чикләнгән «КонсольС» җәмгыяте аны бистәгә бушка салып бирде. Осиновада моңа кадәр аерым балалар...

Төзүчеләр Осиново бистәсе балаларына спорт клубы бүләк итте. Әйе, аз да түгел, күп тә түгел, ике катлы, файдалы мәйданы 239,6 кв.метр булган өр-яңа биналы булды бистә балалары. Клубны чын-чынлап бүләк дип, беренче чиратта, шуңа әйтергә ярый: җаваплылыгы чикләнгән «КонсольС» җәмгыяте аны бистәгә бушка салып бирде.


Осиновада моңа кадәр аерым балалар клубының юклыгы да бу бүләкнең кадерен арттыра. Яңа бина өчен бистә халкы гаҗәпләнү катыш сөенде. Тантаналы төстә ачылды ул. Күп катлы торак йортлар арасында торгызылган яңа бина янында халык байтак җыелды ул көнне. Матур гадәт буенча тантанада башта яңа клубның символик ачкычы тапшырылды. «КонсольС» оешмасы вәкиле Александр Дубровский кулыннан ачкычны алгач, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин чыгыш ясады.
- Осиново бистәсендә торак төзелеше күп бара. Ә менә бусы, карап торуга зур булмаганы, бигрәк тә көтеп алганы дисәм, арттырмам, мөгаен. Күзгә күренеп күтәрелә барган бистәнең балалары һәм яшьләре өчен аеруча кадерле бүләк булып тора бу клуб. Балаларның күңелле тавышы тәүлек буена сүрелмәсен иде бу яңа бинада! - дип теләде башлык.
Әлбәттә, өй туе бүләксез үтми. Район хакимияте башлыгы спорт җиһазлары алу өчен клубка 50 мең сумлык сертификат тапшырды.
Тантанада районның «Исток» яшьләр клублары берләшмәсе директоры Марсель Гыйбадуллин да чыгыш ясады. Балалар яңа клубка килеп, үзләре теләгән түгәрәкләргә языла башласалар да, ярый икән инде. Бадминтон, каратэ, бокс секцияләре һәм сәяхәтчеләр түгәрәге, шулай ук, төрле иҗат остаханәләре оештырыла биредә. Анда барлыгы 300 бала җәлеп ителер дип көтелә.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев