Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТР Премьер-министры Илдар Халиков Васильево мәктәбендә булды

ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков, Васильево бистәсенең 1нче мәктәбендә булып, уку процессы һәм укучыларның патриотик тәрбия эше белән танышты. Аны ТР Премьер-министр урынбасары вазифасын башкаручы - ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм 1нче кадет мәктәбе директоры Галина Зайцева озатып йөрде. ТР...

ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков, Васильево бистәсенең 1нче мәктәбендә булып, уку процессы һәм укучыларның патриотик тәрбия эше белән танышты.
Аны ТР Премьер-министр урынбасары вазифасын башкаручы - ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм 1нче кадет мәктәбе директоры Галина Зайцева озатып йөрде. ТР Хөкүмәте башлыгы актлар залын, спорт залын, химия һәм информатика кабинетларын һәм мәктәп музеен карады.
Бүгенге көндә мәктәптә 400 бала белем ала. Киләчәктә монда кадет мәктәбе-интернат ачу планлаштырыла, анда Казанның Киров районы балалар йортында тәрбияләнүче ятим балалар, Яшел Үзән районының Норлат балалар йорты һәм Яшел Үзәннең балалар йортында тәрбияләнүчеләр белем алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев