Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2014 елны Дини традицияләр яңарышы елы дип игълан итте

Татарстанда быел Ел имамын сайлаячаклар. ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2014 елны Дини традицияләр яңарышы елы дип игълан итте. Бу хакта бүген әлеге Диния нәзарәтенең Болгарда уздырылган пленумында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте. Татарстан мөфтие, узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан зур эш башкарылды: социаль...

Татарстанда быел Ел имамын сайлаячаклар. ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2014 елны Дини традицияләр яңарышы елы дип игълан итте. Бу хакта бүген әлеге Диния нәзарәтенең Болгарда уздырылган пленумында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Татарстан мөфтие, узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан зур эш башкарылды: социаль эш активлашты, "Хузур" нәшрияты китап нәшер итә һәм кызыклы проектлар гамәлгә ашыра башлады, авыл имамнарына грантлар барлыкка килде, хаҗ югары дәрәҗәдә башкарылды, дип басым ясап әйтте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин ассызыклап, әлеге эш быел да дәвам иттереләчәк, имамнарга җитди игътибар биреләчәк, шуның белән бәйле рәвештә, 2014 елда Татарстанда Ел имамын сайланачак, диде. Һәрбер мөхтәсибәт үз имамнары арасыннан берсен сайлый, ә иң шәп имам SMS-тавыш бирү юлы белән сайлана.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, республиканың иң актив имамы хаҗга җибәреләчәк, дип хәбәр итә Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев