Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тоз күленә Яшел Үзәннән китәләр

Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесе декабрь аенда булачак (ПАТП) 60 еллык юбилеен зур уңышлар белән каршыларга әзерләнә. Бүгенге көндә предприятие 15 маршрутта пассажирларга хезмәт күрсәтә. Предприятие 2012 елның 14 маенда пассажирлар йөртүгә хокук алу буенча шәһәр башкарма комитеты үткәргән конкурста җиңеп чыкты, нәтиҗәдә 1, 4нче һәм 6нчы маршрутларда халыкка хезмәт...


Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесе декабрь аенда булачак (ПАТП) 60 еллык юбилеен зур уңышлар белән каршыларга әзерләнә. Бүгенге көндә предприятие 15 маршрутта пассажирларга хезмәт күрсәтә.
Предприятие 2012 елның 14 маенда пассажирлар йөртүгә хокук алу буенча шәһәр башкарма комитеты үткәргән конкурста җиңеп чыкты, нәтиҗәдә 1, 4нче һәм 6нчы маршрутларда халыкка хезмәт күрсәтә. Килешү нигезендә 2нче маршрутта (иске автовокзалдан Төзүчеләр проспектына кадәр) пассажирларны 2015 елның 7 июненә кадәр йөртергә хокуклы. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән 2013 елга кадәр 104, 403, 405нче, шулай ук шәһәрара 552нче Яшел Үзән - Күлбаш - Казан һәм 554нче Яшел Үзән - Бишнә - Казан маршруты буенча пассажирлар йөртүгә килешү төзелгән.
-Предприятие банкротлык процедурасыннан соң эшчәнлек төрен - пассажирлар йөртү хокукын саклап калып, элеккеге данын кире кайтарды һәм шәһәрнең төп предприятиеләре сафына басты, - дип сөйли ПАТП директоры Тәлгать Лотфуллин. - Узган елда предприятиедә эшләүчеләр саны 449 кешегә җитте, шуларның 197се - шофер, уртача хезмәт хакы 15800 сум тәшкил итте. Транспорт бизнесының уңышлы эшләве өчен кирәкле өч шарт та предприятиедә бар, болар - ышанычлы транспорт; югары квалификацияле кадрлар; яхшы производство базасы.
Пассажирларга югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү өчен, 22 данә яңа техника сатып алынган, шул исәптән, 7 - «НефАЗ», 10 - «ПАЗ», 2 - HIGER, 3 - IVECO.
Предприятие хезмәт күрсәтү төрләрен һәм маршрутларны арттыра бара. 2012 елның җәендә Яшел Үзән - Казан - Соль-Илецк маршруты ачылган. Июнь аенда ике төркем Оренбургның тозлы күлләрендә һәм ләмдә дәваланып кайткан.
Маршрутлар санын арттыру өстендә даими максатчан эш алып барыла. Мең квадрат метр мәйданның «МирОкон» фирмасына бирелүе, ПОЗИС өчен пластмасс әйберләр эшләп чыгаручы цех ачылуы предприятиенең производство мәйданнарының уңышлы файдаланылуына ачык дәлил.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев