Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тиздән имтиханнар

Уку елы тәмамланырга ике айга якын вакыт калып бара. Димәк, тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мөһим вакыйга - имтиханнар якынлаша. Быел мәктәп укучылары өчен дәүләт йомгаклау имтиханнары өч этапта (вакытыннан алда, төп һәм өстәмә) узачак.

Быел IX сыйныфны 1407 укучы тәмамласа, XI сыйныфтан соң 509 егет - кыз мәктәп белән хушлаша. 451 укучы бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ), ә 58е дәүләт чыгарылыш имтиханын (ГВЭ) тапшыра. 24 апрельдә татар теленнән бердәм республика тестын 1139 укучы бирәчәк. БДИ тапшыруның төп вакыты 29 майдан 1 июльгә кадәр. Бу вакыт аралыгында билгеле сәбәпләр аркасында бирә алмаганнар өчен өстәмә чор 5-16 сентябрьгә билгеләнгән. БДИ турында тулы мәгълүматны мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева дүшәмбе киңәшмәсендә җиткерде.

- БДИ тапшыру өчен бары ике пункт - 11 һәм 15 нче мәктәп билгеләнде. Район укучылары да бирегә киләчәк. Кичтән килеп кунарга теләүчеләргә 5 нче гимназия базасындагы интернатта урын биреләчәк. Быел, мәсәлән, Норлат мәктәбенең XI сыйныфын бер генә укучы да тәмамламый, - дип сөйли җитәкче.

Аудиторияләргә видеокүзәтүләр урнаштырылачак. Күзәтү астына барлык катнашучылар, оештыручылар, материал куелган өстәл күренергә тиеш. Трансляция иртәнге сигездә башлана. Укучылар фәннәрне сайлап алуга килгәндә, төп фәннәрдән кала зур өстенлек җәмгыять белеменә (42.3%), Физикага (34,4%), биологиягә (18,3%) бирелгән. Иң аз сайланган фән - география (1,3%).

Бүгенге көндә балаларның белемен тикәерү һәм укыту сыйфатын күтәрү максатыннан нинди генә имтихан төрләре юк. Һәр уку елы ахырында тестлар узасы, IV сыйныфтан соң әулай ук имтихан бирәсе. Балаңның БДИ каршында калтырап төшеүн теләмәсәң, аны башлангыч сыйныфтан ук нинди фәннәргә өстенлек бирүен ачыклап, шул юнәлештә укытырга кирәк. Атнасына 9 сәгать математика укытылган мәктәптә, физика- математика профилендә - 1,9 нчы лицейда, 3 нче гимназиядә, Кварпов исемендәге лицейда белем бирелә, балаң үзенә кирәкле фәнне үзләштерә аламы? Бу бит әле киләчәктә һөнәр сайлау өчен дә бик мөһим. Әти-әниләргә уйланырга җирлек бар.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев