Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Теләк бар, ярдәм кирәк

- Кунакчыллыгыгыз өчен рәхмәт, - дип башлады сүзен ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының, «Россия гражданнарына уңайлы торак» илкүләм проектының гамәлгә ашырылуын контрольдә тоту комиссиясенең рәисе Марат Галиев. - Яшел Үзәнне күреп шаккаттык, матурайган, төзекләнгән, яңа торак биналар сафка баскан. Сезгә дә төрле чорлар узарга туры килде. Шәһәрнең...

- Кунакчыллыгыгыз өчен рәхмәт, - дип башлады сүзен ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының, «Россия гражданнарына уңайлы торак» илкүләм проектының гамәлгә ашырылуын контрольдә тоту комиссиясенең рәисе Марат Галиев. - Яшел Үзәнне күреп шаккаттык, матурайган, төзекләнгән, яңа торак биналар сафка баскан. Сезгә дә төрле чорлар узарга туры килде. Шәһәрнең язмышы турыдан-туры зур предприятиеләргә бәйле. Алар нинди, шәһәр шундый. Хәзер элеккеге еллар белән чагыштырганда аермалык күзгә нык ташлана. Шунысы куанычлы, хәзер торак пунктларны төзекләндерүгә власть органнарының да игътибары артты. Ә сез - яшел үзәнлеләр бу юнәлештә республика һәм җирле бюджет, иганәчеләр һәм халык акчасын җәлеп итеп, үрнәк һәм яңача эшләп күрсәтәсез.
Республика Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының, «Россия гражданнарына уңайлы торак» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең Яшел Үзәндәге берләштерелгән күчмә утырышының шундый җылы сүзләрдән башланып китүе күңелле, әлбәттә.
Пленар утырышка кадәр парламентарийлар шәһәрнең пляж волейболы һәм минифутбол спорт мәйданнарын, парк зоналарын, «Родина» мәдәният сарае каршындагы балалар мәйданчыгын карап чыкты. Яшел Үзәндә чынлап та тәҗрибә уртаклашырлык урыннар бар, әйтик, меценатлар ярдәмендә төзекләндерелгән парклар, балалар мәйданчыклары. Дәүләт Советы вәкилләре фикеренчә, мондый тәҗрибәне республиканың башка районнарында да кулланырга кирәк. Чыгыш ясаган шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Кияшко шәһәрне төзекләндерү һәм яңа проектлар турында сөйләде. Төзекләндерүгә берничә юнәлеш кертелә: урам-юл челтәрен тоту, юлларны ремонтлау һәм яңаларын төзү, яшелләндерү, территорияләрне җыештыру һәм тәртиптә тоту. Сер түгел, бүгенге көндә төзекләндерү җитди финанс чыгымнары таләп итсә дә, әлегә ул калдык принцибы буенча финанслана. Яшел Үзәндә генә түгел, бу бөтен республикада шулай. Шуңа карамастан, шәһәрдә эш туктамый, үзгәрешләр күп. Юллар проблемасын хәл итү максатыннан чыгып, район җитәкчелеге, авыл җирлекләре юлларына вак таш җәю буенча җирле программа кабул иткән һәм моңа аеруча мохтаҗ булган 9 җирлек сайлап алынган. А.Кияшко мондый программаны республика дәрәҗәсендә дә кабул итәргә кирәк дип исәпли. Болардан тыш, чишмәләрне торгызу да республика программасына керсә, уңай үзгәрешләр күбрәк булачак. Район территориясендә 78 чишмә булып, шуларның 39ы республика ярдәме белән төзекләндерелгән. Авыл җирлекләре дә бу эш белән шөгыльләнә, әмма мөмкинлекләре чикләнгән. А.Кияшко сукбай этләрне аулауның катлаулы проблема булып калуын белдерә. Бу мәсьәләдә каршылыклар күп. Моның буенча махсус программа кирәк.
Депутатлар белдерүенчә, республикада шундый закон эшләнә башлаган. Утырышта Яшел Үзән абонентларының газ өчен түләүдәге бурычларының әле һаман бетмәве һәм аны тиз арада хәл итәргә кирәклеге искәртелде. Моның буенча Яшел Үзән республикада иң проблемалы шәһәрләрнең берсе булып тора.
Паркларны төзекләндерү, җәмәгать бәдрәфләре урнаштыру кебек мөһим мәсьәләләргә кагылышлы сораулар күп булып, аларны да шулай ук республика күләмендә хәл итәрлек законнар кирәк. Америкада, мәсәлән, киоск яисә ларек өчен эшмәкәргә җир бүлеп биргәндә, власть органнары бәдрәф куюны да таләп итә икән. Һәм анда бу проблема бөтенләй юк.
-Төзекләндерү - мөһим мәсьәлә һәм ул халык тормышының бер өлеше. Алай гына да түгел, ул безнең культура. Шуңа күрә төзекләндерү өчен финансларның күләмен дәүләт нормативы дәрәҗәсенә җиткерү власть органнарының гомуми бурычы, - диде М.Галиев. - Әгәр дә шул норма үтәлсә, безнең шәһәр һәм авыллар матурланыр һәм төзекләндерү буенча махсус программалар да кирәк булмас иде.
Ахырдан комитет республика хөкүмәтенә муниципалитетларны төзекләндерүдә ярдәм итүне күздә тоткан дәүләт чаралары күрү кирәклеген тәкъдим иткән карар кабул итте.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев