Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Татарстан чаңгы юлы – 2018”

“Физик культурага мәхәббәтне һәм үзеңдә җаваплылыкны кече яшьтән тәрбияләргә кирәк”. (Владимир Путин)

Узган шимбәдә Яшел Үзәннең “Маяк” спорт комплексында, “Россия чаңгы юлы – 2018” Бөтенроссия массакүләм ярыш кысаларында, “Татарстан чаңгы юлы” бәйгесе узды. Ул инде дистә еллар дәвамында әлеге иң популяр һәм киң җәмәгатьчелек спорт төре җанатарларын берләштерә. Бу якты, масштаблы кышкы бәйрәмнең инде үзенең данлы тарихы бар һәм “Чаңгы юлы” илебезнең спорт тормышында елдан ел әһәмиятлерәк вакыйгага әверелә бара. Актив ялны үз итүчеләр арасында бу көнне күмәк стартта катнашу өчен чаңгыга басучылар саны гел артып тора. Татарстаныбызда һөнәри һәм массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр булдыру өстендә эш дәвам итә. Моны, 6 ел дәвамында барлыкка килгән 1300 спорт объекты, республикабызның шәһәр һәм авылларында төзелгән 791 универсал спорт мәйданчыклары дәлилли. Ә спорт белән даими шөгыльләнүче татарстанлылар саны 40 процентка арткан (бу - республиканың һәр өченче кешесе, дигән сүз). 
10 февральдә “Маяк” иртәнге сәгать 8дә инде кайнап тора иде. Алдан, чаңгы ярышында физик әзерлекле һәм сәламәт булуы турында табибтан рөхсәте булган һәркем катнаша, дип хәбәр итсәк тә, теләүчеләр болай ук күп булыр дип уйламаган идек. 
Сәгать 10:00 – VIP чабышына старт бирелде. Беләсегез килсә, безнең район һәм шәһәр предприятие-оешмаларында физик яктан нык җитәкчеләр эшли икән! 2018 метр араны “ыһ” та итми чабып килделәр! 

Ә 1,2 һәм 3 километр дистанциядә узышу бер-бер артлы дәвам итте. Оешмалардан коллектив белән катнашучылар да күп иде. Узышучылар өчен җанатарга килүчеләр танышларына көч-куәт биреп торды. “Татарстан чаңгы юлы – 2018” ярышында катнашучылар өчен иң мөһим бүләк - күңел күтәренкелеге һәм шәп кәеф булгандыр, мөгаен. 
- Мондый күмәк чараларда катнашудан алган тәэсирләрне аңлатып бирерлек түгел! Искиткеч! Урман, саф һава, менә дигән итеп әзерләнгән трасса, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф – болар барысы да сәламәтлеккә файда! Массакүләм спорт дәрәҗәсе күп яклап халыкның яшәү сыйфатын билгели. Бүген биредә узган ярыш буенча бәяләмә биргәндә, бездә ул сыйфат канәгатьләнерлек, минемчә, - дип, эмоцияләре белән уртаклашты Александр Тыгин. 
Массакүләм чаңгы ярышыннан фоторепортаж карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев