Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татар кызы Европаны яулый

Үзенең моңы, көе, алтын тавышы белән бөтен Россиягә шаулаган якташыбыз, Яшел Үзән кызы Динә Гарипова (рәсемдә) бүген Европада бөтен Россия исеменнән чыгыш ясый. Узган гасырның 50нче елларында барлыкка килгән Евровидение конкурсы Европада яшәүче халыклар арасында иң мәртәбәле конкурслардан санала. Монда барлык илләрдән иң-иңнәрне генә сайлап алалар. Сиңа бу конкурста җырлауны...


Үзенең моңы, көе, алтын тавышы белән бөтен Россиягә шаулаган якташыбыз, Яшел Үзән кызы Динә Гарипова (рәсемдә) бүген Европада бөтен Россия исеменнән чыгыш ясый.


Узган гасырның 50нче елларында барлыкка килгән Евровидение конкурсы Европада яшәүче халыклар арасында иң мәртәбәле конкурслардан санала. Монда барлык илләрдән иң-иңнәрне генә сайлап алалар. Сиңа бу конкурста җырлауны ышанып тапшырганнар икән, димәк, син анда җиңгәнче үк илнең алтын тавышлы җырчысы. Динәбезнең җиңү-җиңмәве иртәгә билгеле булачак. Ләкин ул яшел үзәнлеләр өчен хәзер үк җиңүче, Татарстанның, Яшел Үзәннең, татарларның данын дөньяга танытучы.
«Родина» мәдәният сарае каршында 14 майда зур экраннан финалга чыгуын карарга яшьләр белән бергә өлкәннәр дә җыелды. Сәгать кичке 10да ук башланган чарада Динәнең дуслары, җанатарлары чыгыш ясады. Голос телепроектында ничек җиңүгә ирешүе тагын бер тапкыр хатирәләрне яңартты.
Иртәгә, 18 майда да, зур экраннан якташыбызның финалда чыгыш ясавын бергәләп карарга мөмкин булачак. Динә өчен бөтен шәһәр җан атарга җыелыр, мөгаен. Дөрес, кичке 23 сәгатьтә башланган тапшыру якын тирәдә яшәүчеләрне тынгысызларга мөмкин, шулай да мондый бәйгедә якташыбыз катнашу гомергә бер була торган вакыйга, һәр кеше моны аңлап кабул итәр дип ышанасы килә.
Милләттәшебез Динә, без синең белән... Уңышлар юлдаш булсын сиңа!

Илдар Габидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев