Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Такси базарында тәртип урнаша

Замана үзгәргән саен безнең дә таләпләр арта. Такси хезмәтен генә алыйк. Тукталышларда, мәсәлән, пассажир автобусын көтеп торасыбыз килми, чөнки шул ук бәягә җиңел автомобильдә җилдереп барырга була. Һәр тукталышта пассажирлар җыеп йөргән «бомбила»лар булгач, кирәк җиргә тиз арада барып җитәсең. Теләгән кеше өенә дә чакырта. Әмма күбебез иминлегебезнең кемнәр кулында...

Замана үзгәргән саен безнең дә таләпләр арта. Такси хезмәтен генә алыйк. Тукталышларда, мәсәлән, пассажир автобусын көтеп торасыбыз килми, чөнки шул ук бәягә җиңел автомобильдә җилдереп барырга була. Һәр тукталышта пассажирлар җыеп йөргән «бомбила»лар булгач, кирәк җиргә тиз арада барып җитәсең.
Теләгән кеше өенә дә чакырта. Әмма күбебез иминлегебезнең кемнәр кулында булуына игътибар бирми. Ә шундый рәсми булмаган таксилар катнашында фаҗигаләр әледән-әле булып тора.
Шуңа күрә җирле власть Яшел Үзәннең такси базарында тәртип урнаштырырга җыена да инде. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров хәбәр итә. Хәзер пассажирлар йөртүче машиналарның күбесе легальләштерелмәгән: 1000 таксиның 112се генә рәсми рәвештә эшли. Әмма пассажирлар йөртү өчен рөхсәт алган 79 эшмәкәр һәм оешманың нибары 13е салым түли. Моның буенча муниципалитет җитәкчелеге Минтранска мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
Шулай итеп, легаль булмаган такси йөртүче­ләр аркасында, бер яктан, җирле бюджетка акча кермәсә, икенчедән, пассажирларга иминлек гарантиясе бирелми. Ә таксига утыр­ган кешегә маҗаралар кирәк түгел. Күптән түгел Казанда таксист аркасында бер хатын-кызның гомере өзелгәннән соң иминлек мәсьәләсе тагын да актуальләште. Машина рулендә кем, аның башында нинди уйлар бар, машинаны әйбәт йөртәме, тәҗрибәсе бармы?
ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, һәр унынчы ДТП таксистлар аркасында чыга. Гомумән, «бомбила»­ларның юл кагыйдәләрен бозу очраклары күбрәк теркәлә, аварияләрне дә алар гадәти автомобильчеләргә караганда ешрак чыгара. Һәм бу аңлашыла, чөнки таксистлар күп вакытларын руль артында, юлда уздыра.
Пассажирлар йөртү базарын, башкарма комитет җитәкчесе фикеренчә, шәһәр такси ассоциациясе оештырып кына хәл итеп булачак.
Легаль булмаган шәхси извозчикларга каршы беренче көрәш чарасы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә 21 октябрьдә узган. Күп машина йөртүчеләрне туктатырга туры килгән аларга. Әмма берсе дә пассажирларны акча түләтеп йөртүен танырга теләмәгән. Болардан тыш, рейд баруы турында хәбәр шәһәр буенча яшен тизлегендә таралса да, тотылучылар булган. Бер сәгать эчендә комиссия әгъзалары барлыгы 50 мең сумнан артык күләмдә штраф салынуга кагылышлы беркетмә тутырганнар.
- Мондый рейдларны даими уздырып торачакбыз, - дип вәгъдә итә Сергей Егоров. - Хәзер без транспорт министрлыгы вәкилләрен дә җәлеп итәчәкбез. Ә алар ягыннан җәза катырак.
Мәсәлән, ЮХИДИ ли­­ния­се буенча такси турында закон бозылса, штрафлар - 5 меңнән алып 30 мең сумга кадәр, Минтранс ягыннан 10 меңнән алып 50 мең сумга кадәр булырга мөмкин.
- Минем бу чыгышымны легаль булмаган таксистлардан соңгы кисәтү буларак кабул итүләрен сорыйм. Салым түләү режимы үтәлсә, бернинди каршылык юк, - дип тә ассызыклады җитәкче.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев