Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сыйфатны яхшыртырга

Былтыр беренче тапкыр республикада муниципаль берәмлекләр мәгариф системасының рейтингы булдырылган иде. Быел да шундый ук рейтинг үткәрелде һәм анда белем бирү сыйфаты буенча Яшел Үзән муниципаль районы Татарстанның 48 муниципаль районы арасында 17нче урынны алып тора (2012 елда 20нче урын). Исәп - беренче «5лек»кә керү Белем бирү дәрәҗәсе, гомумән, мәгариф...

Былтыр беренче тапкыр республикада муниципаль берәмлекләр мәгариф системасының рейтингы булдырылган иде. Быел да шундый ук рейтинг үткәрелде һәм анда белем бирү сыйфаты буенча Яшел Үзән муниципаль районы Татарстанның 48 муниципаль районы арасында 17нче урынны алып тора (2012 елда 20нче урын).
Исәп - беренче «5лек»кә керү
Белем бирү дәрәҗәсе, гомумән, мәгариф рейтингы буенча районның республикада 17нче урынны алуы хакында Яшел Үзән мәгариф идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин укытучыларның август киңәшмәсендә хәбәр итте.
- Безнең мәгариф системасы республикада иң кимендә 10нчы урында булырга тиеш, - дип сөйли ул, мәгариф системасына бәя биреп. - Беренче «5лек»кә керә алсак, тагын да әйбәт.
Быел беренче мәртәбә республикада иң яхшы 100 мәктәпне билгеләгәннәр. Бу исемлеккә 3нче гимназия (28нче урын), 9нчы лицей (47нче урын) һәм 1нче лицей (67нче урын) кергән. Рейтингны билгеләгәндә рус теле һәм математикадан БДИ нәтиҗәләре, 100 баллык эшләр, аттестатсыз калучылар, олимпиадаларда җиңүчеләр исәпкә алына.
- Зөя, Күгеш, Обсерватория урта мәктәпләренең күрсәткечләре начар, -дип өсти Алексей Сафин. - 6 укучы аттестат алмады: болар - Карпов исемендәге Осиново гимназиясеннән, Раифа, Татар Танае, Күгеш (2 укучы) һәм кичке мәктәптән. 10 укучы олимпиадаларда җиңеп чыкты, әмма 2012 елда андый укучылар 15 иде. Рус теле, химия, инглиз теле, тарих, җәмгыять белеме буенча уртача балл республика күрсәткеченнән түбән.
Дөрес, кайбер фәннәр буенча билгеле бер уңышлар бар. Әйтик, бердәм дәүләт имтиханы буенча уртача 66,5 балл чыккан. Бу - республиканың уртача күрсәткеченнән югарырак, анда 64,28 балл. Дистәгә якын укучы, химия, информатика, рус теле буенча 100 балл җыеп, фән нигезләрен төпле үзләштерүен раслаган.

Матди база ныгый
Мәгариф идарәсе җитәкчесенең докладында бәян ителгәнчә, шәһәр һәм район мәктәпләренең матди базасы соңгы елларда шактый ныгый бара. Быел мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга һәм аларның матди-техник базасын ныгытуга республика һәм җирле бюджеттан 273 миллион сум акча бүлеп бирелгән, шуның 69 миллион сумы Осиново балалар бакчасын төзеп бетерүгә тотылса, 52 миллион сумы 5 мәктәпне капиталь ремонтлауга тәгаенләнгән. Республика бюджетында җиһазларга да 21 миллион сум акча каралган.

Яшьләр килә, бирегез мәйдан
Быел шәһәр һәм район мәктәпләрендә югары һәм махсус урта уку йорты тәмамлаган 22 яшь белгеч эшкә кереште. Алар арасында егетләр аз булса да, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының күп булуы сөендерә.
Араларында туган шәһәренә, үзе укыган мәктәпкә эшкә кайтучы кызлар да бар. Укытучылар, гомере буе балаларга төпле белем биреп, лаеклы ялга чыгучы 24 хезмәт ветеранын зурлап-хөрмәтләп, чәчәк бәйләмнәре һәм алкышлар белән озатты.

Тәрбия бакчадан
башлана
Соңгы елларда балалар бакчаларының матди-техник хәлен яхшыртуга аеруча зур игътибар бирелә башлавы сизелә. Осиновоның «Радужный» микрорайонында быел 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылу да күңелле хәбәр. Октябрьскийда гаилә балалар бакчасы ачылуы ихтимал. «Социаль ипотека» программасы буенча күп катлы торак йортлар төзелә торган Яшел Үзәннең Мирный микрорайонында, Васильевода балалар бакчасы бик кирәк. Хәзерге вакытта 3тән 7 яшькә кадәрге 5791 сабый бакчага йөри (тәэмин ителеш 99 процент), ләкин 1,5-3 яшьлек нарасыйны яслегә урнаштыру өчен, бакчада урыннар булмау сәбәпле, чиратта торырга кирәк. Балалар бакчаларына игътибар артуын алар арасында республика, Россия дәрәҗәсендә төрле конкурслар үткәрелүеннән дә белергә була. Шундый конкурсларның берсендә 13нче балалар бакчасының 1 миллион сумлык грант отуын хәбәр дә иткән идек.

Хезмәт хакы
Дәүләт бюджет тармагында эшләүчеләрнең, аерым алганда, укытучы һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакы әледән-әле күтәрелеп тора. Саннарга күчереп исәпләгәндә бу болайрак: елның беренче яртысында мәгариф системасында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 2012 елның шул чоры белән чагыштырганда 41 процентка арткан һәм хәзер 26145 сум тәшкил итә. Балалар бакчасында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 16522 сум (35 процентка арткан). Тик шул ук вакытта киңәшмәдә бик сәер сан яңгырады: мәктәптә һәм балалар бакчасында эшләүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен 3 миллион сумнан артык бурычы бар һәм кайбер гаиләләр ЖКХ өчен 8әр ай сукыр тиен дә акча түләмәгән.

Хезмәтнең җимеше татлы
Иң күңеллесе - бүләкләү өлеше ахырда була гадәттә. Бу юлы да шулай иде. Бер төркем укытучыга һәм тәрбиячегә, Яшел Үзән мәгариф идарәсенең, Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты тапшырылды. Бердәм дәүләт имтиханында аерым фәннәрдән 100 балл җыйган укучының укытучысы - Галина Кушниковская һәм Светлана Никитина (9нчы лицей), Лилия Хәйрова (10нчы гимназия), Илсөяр Яруллина да (15нче мәктәп) бүләккә, иң мөһиме - игътибарга лаек булды. 3нче гимназиянең рус теле укытучысы Людмила Черенковага «Россия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре» дигән исем бирелде. Әлфия Минһаҗева (Олы Карагуҗа), Римма Курмаева (9нчы лицей), Фәридә Шәмсиева (Акъегет) кебек укытучылар һәм 37нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лариса Шипунова - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы; Норлат һәм Әйшә мәктәбе укытучылары Ризәлә Бикмуллина һәм Миләүшә Хәсәнова, 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Люция Хисаметдинова «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Шулай ук «Аленка», «Радуга», Бишнә (мәктәп белән бергә) балалар бакчасына; Урысбага, Татар Танае, Олы Ачасыр, 1нче мәктәпкә оргтехника сатып алу өчен сертификат бирелде.

Үсеш юлында
Шәһәр мәктәпләренең зур предприятиеләр белән элемтәсе торган саен ныгый бара. Заводлар, мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүдә актив катнашып, уку йортларының ашханәсен, спорт залын, санузелларын ремонтлауда саллы гына ярдәм күрсәтә. 3нче гимназия, Горький исемендәге завод белән килешү төзеп, суднолар төзү юнәлеше буенча профильле сыйныф ачачак. Бу сыйныфны тәмамлаучы яшьләр өчьяклы килешү нигезендә (мәктәп + завод+ЗИМИТ) заводка эшкә урнаша һәм укуын дәвам итә ала. Серго исемендәге завод, күп еллардан бирле урнашкан матур традицияне дәвам итеп һәм үстереп, 4, 9, 11, 14нче мәктәпләрдә машина төзү профиле буенча сыйныфлар ачарга ниятли. Мондый сыйныфта белем алучылар, заводка эшкә урнашып, укуын ЗИМИТта дәвам итәргә мөмкин.
Яшел Үзән мәгарифен республикада алдынгылар рәтенә чыгару өчен нәрсә эшләргә кирәк? Балада белемгә омтылышны ничек тәрбияләргә? Бу хакта милләттәшләр менә нәрсә уйлый.
Наумир Сәмигуллин, ветеран-укытучы:
- Көтелмәгәндә бирелгән сорауга җавап бирүе авыррак. Иң беренче чиратта укытучыларның, тәрбиячеләрнең яхшырак эшләве кирәк. Мәктәптән киткәнгә күрә, конкрет тәкъдимнәрем юк, тик шуны кабатлап әйтәм: тырышлыкны арттырырга кирәк, бары шул.
Әлфинур Гыйльманова, хезмәт ветераны:
- Мәктәптә балалар аз, авыл мәктәбендә бигрәк тә. Сыйныфта укучылар күп булса, укытучыга кызыграк булыр иде эшләргә. Җаны-тәне белән эшләүче укытучылар кирәк.
Кәримулла Хисаметдинов, завод эшчесе:
- Юк белән эчеңне пошырма, сеңлем. Заводка килер дә эшләр яшьләр. Заводта эшләмәсәләр, көтү көтәрләр. Авылга көтүчеләр кирәк дип сөйлиләр хәзер.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X