Яшел Үзән

СЫЕР АСРАУЧЫНЫҢ ХЕЗМӘТЕ ГАДЕЛ БӘЯЛӘНМИ

Авылда яшәүчеләрнең телендә бер сүз хәзер: сыер тотучыны санга сукмыйлар - сөт җыючы бәяне нык төшергән! Мамадыш-Әкил, Татар Танае, Карашәм һәм шул тирәдәге башка авылларда сөтне нибары литрын 7 сум-7 сум 50 тиен бәясеннән җыя башлаганнар. Авыл халкы гел аптырашка төшкән. «Бу ни хәл: күрше чуаш авылларында 12 сумнан җыялар,...


Авылда яшәүчеләрнең телендә бер сүз хәзер: сыер тотучыны санга сукмыйлар - сөт җыючы бәяне нык төшергән! Мамадыш-Әкил, Татар Танае, Карашәм һәм шул тирәдәге башка авылларда сөтне нибары литрын
7 сум-7 сум 50 тиен бәясеннән җыя башлаганнар.

Авыл халкы гел аптырашка төшкән. «Бу ни хәл: күрше чуаш авылларында 12 сумнан җыялар, ә бездә менә су бәясенә төшерделәр», - ди алар. Хезмәтенә күрә әҗере дә булуын тели сыер асраган кеше. Ә ул әлеге дә баягы шул үзе тәрбияләгән малкае биргән сөтне сатудан керә аңа. Мал тәрбияләгәндә генә бирә ул сөт дигән кадерле ризыкны. Ягъни иртә таңнан эшләргә мәҗбүр сыер хуҗасы.
Мамадыш-Әкил авылында җентекләп сөйләделәр безгә хайван тоту эшенең ниләрдән торуын. Биредә печәнне дә сатып алалар икән. Елганың аръягында үлән чабарлык җирләр бар анысы, әмма күпере юк, анда йөреп булмый. Күрше чуаш авылының өлгер егетләре, мондагы хәлне белеп, люцерна китерә башлаганнар инде әнә. Бер трактор арбасына биш меңнән дә ким сорамыйлар ди. Шуның янына саламын да, көрпәсен дә әзерләргә кирәк бит әле. Һәм дә прививка ясатканга, көтүчегә (бер башка аена 400 сум исәбеннән) түләүләр... Җыеп кына әйткәндә, менә шуның ише чыгымнарга тотылып бетәчәк бит сөттән кергән акча. Ә кешенең көч түгүе бөтенләй исәпләнелми булып чыга... Болай барса, сыер асрауның мәгънәсе дә калмый, дип белдерде мамадышлылар.
- Бездә сөтне бер генә арадашчы - Ульяновск предприятиесе вәкиле җыя. Шуңа күрә ул ничек теләсә, шулай куя бәяне. Без аны үзебез теләгәнчә мәҗбүр итә алмыйбыз. Хәзерге базар икътисады чорында бәяләрне конкуренция генә үзгәртә ала, - дип аңлатты биредәге хәлне шушы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин.
Чыннан да, район авыл хуҗалыгы идарәсенә Яшел Үзән сөт комбинаты белән бу юнәлештә эшләргә кирәк.
Чөнки дәүләт тә авылда терлек асрауны хуплый. Сыер тотуга акчалата ярдәм дә итә әле. Алда әйткән авылларга без авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре белән менә шул акчаны өләшү максатында килгән идек.
Кемгә күпме бирелә дигәндә, сыер башына карап бирелде субсидия. Ягъни күп сыер асраганнар отты, әлбәттә. Бер айга бер сыерга 680 сум тиде. Бу юлы май һәм июнь айларына берьюлы өләшенде. Мамадыш- Әкил һәм Рус Әҗәле авыллары җирлегендә барлыгы 137 кешегә 240040 сум акча бүлеп бирелде. Әйтергә кирәк, акча өләшү һәр авылда оешкан төстә, тәртипле барды.
Шунысы да ачыкланды: Мамадыш-Әкил һәм Татар Танае авылларында терлек асрарга яраталар икән. Мисалга, Хәйруллин Габделәхәт - биш сыер, Шакиров Равил - дүрт сыер, Хәйруллина Рузалия - өч сыер, Закирова Розалия - ике сыер, Вилданов Мансур ике сыер тота...
Халыкны бу эштән биздермәскә иде, әлбәттә. Дәүләт күрсәткән ярдәмнең мәгънәсе булсын, субсидия акчасы җилгә очмасын дисәк, авыл халкы тапшыра торган сөткә бәяне алай төшерергә ярамый. Кешенең хәләл көче кергән эшкә гадел бәя бирелергә тиеш.

Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: