Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Светлана Идиятуллина - җиңүчеләр арасында

Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Яшь фермерларга ярдәм» һәм «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» федераль ведомство программалары конкурсларында җиңүчеләргә сертификатлар тапшырдылар. Тантанада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ришат Хәбипов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр...

Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Яшь фермерларга ярдәм» һәм «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» федераль ведомство программалары конкурсларында җиңүчеләргә сертификатлар тапшырдылар. Тантанада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ришат Хәбипов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, КФХ башлыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре катнашты.

«Сезнең проектлар башкаларныкыннан яхшырак булып чыкты, - диде Ришат Хәбипов, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Быел «Яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча 198 катнашучыдан 75 яшь фермер грант отты, «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча тапшырылган 74 мөрәҗәгатьтән 46 КФХ җиңүче булып танылды, «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча конкурста 17 АХКК катнашты, алардан 9ы грант отты».

Министр урынбасары соңгы алты елда алынган грантлар суммасын билгеләп узды: 821 КФХ грант алган, аларның суммасы - 1,6 млрд. сумга якын һәм 20 кулланучылар кооперативы - 260 млн. сум.

«Узган ел фермерлар гомуми продукция җитештерү күләменең үсеше 16%ка артты. Быел да бу уңай күренеш күзәтелә, - диде Ришат Хәбипов. - Бүгенге көндә республикада 1205 гаилә фермасы исәпләнә, тагын 100дән артык объект төзелеп килә. Гаилә фермаларында 200 мең гектардан артык җир бар, 4 меңнән артык кеше эшли».

Аның әйтүенчә, дәүләт ярдәме белән республиканың һәр районында технологик гаилә фермалары барлыкка килде. «Бу юнәлештә бигрәк тә Кукмара, Мамадыш, Саба, Зәй, Мөслим, Балык Бистәсе, Теләче, Актаныш, Түбән Кама, Арча, Биектау районнары тырышлык күрсәтәләр», - дип өстәде министр урынбасары.

Ришат Хәбипов КФХ башлыкларын үзләренең бизнес-проектларын максатчан гамәлгә ашырырга өндәде, грант алучыларга - конкурсларда җиңүчеләргә куелган таләпләрне искәртте һәм җитештерелгән продукцияне урнаштыру мөкинлекләре турында сөйләде.

«Бу елдан авыл җирендә агросәнәгать парклары төзү программасы эшли башлаячак, бу эш Зәй, Кукмара, Чүпрәле, Саба, Бөгелмә, Әлмәт районнарыннан башланачак, аннары республиканың башка районнарында да дәвам итәчәк, - дип, искә төшерде министр урынбасары. - Һәр шимбәдә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе һәркөнне республика башкаласында чатыр корылган мәйданчыкларда да сатыла».

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов конкурста җиңүчеләргә уңышлар теләде. «Авылда бизнес алга таба да үсәчәк. Бу - дөньякүләм практика. Татарстанда терлекләр тоту һәм тукландыру өчен алдынгы технологияләр дә җитәрлек, генетика да тиешле дәрәҗәдә. Үз эшчәнлегегездә "кеше факторлары"нан мөмкин кадәр ераграк булырга тырышыгыз», - диде ул.

Авыл эшкуарларын шулай ук Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров һәм Фермерлар ассоциациясенең Тукай районы идарәсе рәисе Минталип Миңнеханов котлады.

Тантана конкурсларда җиңүчеләргә сертификатлар тапшыру белән тәмамланды. Шундый сертификатларны 130 кеше алды.

Рәсемдә: сертификатлар алучылар арасында безнең район вәкиле дә бар. Ул Әйшәдә яшәүче гаилә фермасы башлыгы Светлана Идиятуллина.

http://agro.tatarstan.ru/tat/press/foto.htm/photoreport/3083947.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев