Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Соңгы кыңгырау яңгырый

Соңгы кыңгырау яңгырый - сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы. Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны.

Һәр ел саен, чыгарылыш имтиханнары алдыннан 11нче сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау шалтырый. Бу көнне кызлар, совет чорыннан истәлек булып калган кара күлмәк, ак алъяпкыч, башларына купшы ак бантлар кия, ә егетләр костюм-чалбар. Җилкәләреннән аркылы салган тасмалары - аларны бүген аерып тора. Кыңгырау! Мәктәп еллары буена ничәмә кабат чыңлады икән ул? Күпме булса да, алар бер-берсенә охшамаган. Кайсыдыр беренче дәрескә ашыктырса, кайсыдыр яраткан укытучы янына чакыра, кайсыдыр - син бөтенләй теләмән такта янына чыгу кебек куркыныч моменттан коткара... Контроль эш вакытында, менә-менә эшләп өлгерәм инде дигәндә, вакытсыз шалтыраганнары да була. Нигә яшереп торырга, уку көне, чирек, ел ахырында чыңлаганнары кебек берни белән дә чагыштырып булмый торган куаныч китерүчеләре дә бар... Ул шалтырауларның чиге булмас кебек тоелса да, килде ул Соңгы кыңгырау вакыты. Директорның һәм администрациянең тантаналы котлавы, еллар узу белән бик якын кешеләргә әверелгән укытучыларның соңгы киңәшләре, беренче сыйныфлыларның ялкынлы шигырьләре, ата-аналарның дулкынландыргыч сүзләре һәм алардан да ныграк дулкынланучы чыгарылыш сыйныфлыларның җавап чыгышлары. Укучыларның теләкләре һәм хыяллары язылган шарларның күккә ашуы... Истәлеккә, кызыклы мәктәп тормышы өзекләреннән торган фото альбом калачак...

Соңгы кыңгырау ул - яңа тормыш этабын билгеләүче, моңа кадәр күрмәгән тик шулкадәр үзенә тартып торган зурлар дөньясына аяк басу бәйрәме. Бу көн күңелләрдә мәңгегә якты һәм күңелле хатирә булып уелып калсын.

Быел Яшел Үзән районы буенча 1408 бала - 9нчы, 458 укучы - 11нче сыйныфны тәмамлады. Мәктәп белән саубуллашучыларга имтиханнарында җиңеллекләр һәм югары баллар, киләчәккә алып бара торган юлларын дөрес сайлауларын, уңышлар, аяз күк йөзе, якты кояш һәм яхшы кәеф телибез.

Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев