Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сиксән биштә чәчәк атып буламы?

Була икән. Яшел Үзән хакимияте шундый проект башлап җибәрде.

Шәһәр урамнарында йөргәндә хәзер шундый күренешкә еш тап буласың: йортта яшәүчеләр үзләренең ишегалларында чәчәк түтәлләре казый, утырта, тәрбияли. Редакция янәшәсендә урнашкан йорт ишегалдында газета укучыларыбыз - ЗПТС хезмәткәре Альбина Рәхимова, 11нче мәктәп укытучысы, танылган тамада Роза Гарипова бирегә күченеп килгән көннән алып тирә-юньне матурлау белән мәшгуль.
Йорты да матур (яңа шул!), подъезд төбенә канәфер яки ясмин утыртып куйсаң, петуния, роза ише нәзберек чәчәкләр белән мәшәкатьләнмәсәң дә ярый кебек. Ә юк! Күңеле матур кешеләр әйләнә-тирәне дә шундый итеп күрәселәре килә.
Ә гомумән алганда шәһәрне ничек матурларга, иске сарай яки авария хәлендәге йортлар белән янәшә урнашкан күпкатлы йортлар фонында матурлыкны күреп буламы? Әлбәттә, күреп кенә түгел, аны үз кулларың белән тудырып та була, җәмәгать!
Моның өчен Яшел Үзән хакимияте, шәһәрне яшелләндерү белән шөгыльләнүче оешмалар миллион чәчәк үсентеләре бүлеп бирергә ниятләнә. «Горзеленхоз» - шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы үзе генә мондый масштабтагы эшне башкарып чыга алмый. Шуңа күрә 85 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы шәһәребез территориясе берничә зонага бүленә. Яшелләндерү хуҗалыгы шәһәр урамнарындагы клумбаларны, газоннарны тәрбияләүне үс өстенә алса, предприятие-оешмалар, учреждениеләр - үзләренә беркетелгән территорияләрдә, күпкатлы йортларда яшәүчеләр ишегалларын, балконнарын, шәхси йортларда яшәүчеләр - урам якларын, бакчаларын чәчәккә күмә ала.
Оешмалар чәчәк утыртуны оешкан төстә эшләсә, ишегалдына декоратив үсентеләр утыртып, аларны җәй буе тәрбияләп, күршеләренә тырышлык, хезмәт сөючәнлек үрнәге күрсәтүчеләр, шәһәр кунакларын сокландыручылар чәчәк үсентеләрен утыртса иде. Район башкарма комитеты чәчәк үсентеләрен бушлай тарату юлларын эзли. Чәчәк ат син, Яшел Үзәнем! Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә! Янәшәңдә һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең - синдә яшәүче халкың булсын.
Беренче фото - июньдә
Ә без, кадерле дуслар, район башлыгы һәм газета призына игълан ителгән фотобәйгегә беренче фотоларны көтеп калабыз. Июнь узып бара, июль дә тау артында түгел - ишек шакый. Өй тирәләре, каралты-куралары гына түгел, капка төпләре ялт иткән, урам якта, үткән-сүткән кешеләрнең күзен иркәләп, гөлләргә күмелгән йортларны, аларның тырыш хуҗаларын бөтен район халкы күрсен әле!
Надия Галимҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев