Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Штраф түләгәнне ярата

Юл кагыйдәсе бозган өчен салынган штрафларны түләмәүчеләргә чаралар катгый. Юл кагыйдәсе бозылу турында карар чыгарылганнан соң аңа дәгъва белдерү өчен - 10, ә аннан соң түләү өчен 60 көн вакыт бирелә. Әгәр дә бу срок эчендә дә штраф түләнмәсә, карар суд приставларына җибәрелә. Бу очракта инде суд приставлары эшкә керешә....


Юл кагыйдәсе бозган өчен салынган штрафларны түләмәүчеләргә чаралар катгый.
Юл кагыйдәсе бозылу турында карар чыгарылганнан соң аңа дәгъва белдерү өчен - 10, ә аннан соң түләү өчен 60 көн вакыт бирелә. Әгәр дә бу срок эчендә дә штраф түләнмәсә, карар суд приставларына җибәрелә. Бу очракта инде суд приставлары эшкә керешә. Болардан тыш, түләмәүчегә административ штраф салынырга мөмкин. Ул түләнмәгән штрафның икеләтә күләмендә билгеләнә. Андыйларга 15 тәүлек административ арест та салына ала. Шуны искәртеп узарга кирәк: җәйге яллар чорында штраф түләмәүчегә чит илгә чыгу да чикләнә. Яшел Үзәндә бу көнгә 83 административ производство кузгатылган, шуларның 77сенә - штраф, 6сына административ арест салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев