Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Штраф салыначак, үпкәләштән булмасын!

Олы Якедә, башка авыллар белән чагыштырганда, халык җыены тыныч узды. Килүчеләр саны да әллә ни күп түгел иде. Бу әлеге җирлектә барысы да тәртиптә, җитәкчеләргә халыкның соравы юклыкны күрсәтә дип аңларга кирәктер дип уйлыйм.

5 авылны берләштерүче Олы Яке җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина үз чыгышында һәр өлкәгә аерым тукталды.
Узган ел биредә барлыгы 400 мөгезле эре терлек исәптә булса, быел бу сан 69га артык. Өч авылда да чират тәртибе белән көтү оештырыла. Хайваннар көтүлеккә чыгар алдыннан, ветеренария бүлегеннән табиблар кайтып, лейкозга кан анализы ала. Авыру барлыгы ачыкланса, бу терлек көтүгә кертелми. Һәм менә яңа алган анализ нәтиҗәләре буенча 21 (!) сыерның лейкоз белән чирләве ачыкланган. Бу бик зур саннар.
- Аларны акрынлап сәламәт сыерга алыштырып бетерергә кирәк. Исемлеген авыл җирлегенә килеп карый аласыз, - дип белдерде җирлек башлыгы.
Авылда калыккан икенче проблема, ул да булса - чисталык. Чүп контейнерлары урнаштырылган, атнасына ике тапкыр килеп, алып китәләр. Әмма урман-посадка буйлары мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә чистартыла.
- Ата-аналар җыелышында күпме генә әйтеп, белдерүләр элеп куйсак та, чисталык турында уйламыйбыз. Күпләрнең капка янында төзелеш материаллары, чүп-чар. Пычрак су чыгарып түгүне әйтмим дә. Кеше белән тавышланмыйбыз, дип күп очракта күз йомабыз. Шушы көннәрдә комиссия белән тикшереп чыгачакбыз, штрафлар салыначак, үпкәләштән булмасын, - дип кисәтеп куйды Фирая Бариевна. - Җыенда катнашмаганнар, белеп торыгыз!
Көмешкә сатучылар Олы Яке җирлегендә дә бар. Участковый Сергей Гришин чыгышыннан күренгәнчә, биредә, шөкер, бар да тыныч. Әлеге дә баягы шул өч әбине исәпләмәгәндә. Әйе, өлкән яшьтә булуларына карамастан, кемлекләрен бик яхшы белсәләр дә, алар бу шөгылен ташларга да уйламый икән.
Узган ел 99 мең сумга төшереп балалар мәйданчыгы ясатканнар, шушы көннәрдә алып кайтып урнаштырачаклар. Олы Яке зираты коймасын алыштырганнар, Каратмән белән Уразлы зиратының да коймалары төзекләндерү таләп итә. Узган ел Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә салынган һәйкәлне яңарту эше башланган, 9 майга анысы да төгәлләнергә тиеш. Юллар буенча үзара салым акчасына да шактый эшләр башкарылган.
Ахырдан ут баганасы, ашыгыч ярдәм машинасына кагылышлы сораулар яңгырады.
- Олы Якегә, фермерлык эшен ачып җибәрергә дип, бер егет кайтып, ферма салды, сыерлар алган иде. Әмма эше барып чыкмады, авыл хуҗалыгы идарәсендә ярдәм тапмагач, китәргә мәҗбүр булды, - дигән сорау да яңгырады.
- Фермерлык хуҗалыгын булдырырга теләүчеләр иң әүвәл минем яныма килсен. Юнәлеш биреп җибәрәчәкмен, - дип җавап бирде район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев.
Җыен ахырында Яңа ел бәйрәменә мәктәп укучыларына бүләк ясаган, иганәче Лариса Гордеевага әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт җиткерделәр.
Алия ГАЯЗОВА
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев