Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәрнең мактаулы гражданнары артты

28 февраль кичендә Горький исемендәге мәдәният сараенда 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узган үзенчәлекле бәйрәм тамашасында Яшел Үзәннең элекке башлыгы Геннадий Емельяновка һәм «Ак Барс» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Иван Егоровка «Яшел Үзәннең мактаулы гражданы» дигән дәрәҗәле исем бирелде. Зал халык белән шыгрым тулы иде....

28 февраль кичендә Горький исемендәге мәдәният сараенда 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узган үзенчәлекле бәйрәм тамашасында Яшел Үзәннең элекке башлыгы Геннадий Емельяновка һәм «Ак Барс» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Иван Егоровка «Яшел Үзәннең мактаулы гражданы» дигән дәрәҗәле исем бирелде.
Зал халык белән шыгрым тулы иде. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният өлкәсендә күп еллар намус белән тырышып эшләгән ак чәчле әби-апаларга, бүген производствоның бөтен төр тармагында хезмәт куючы хатын-кызларга өч сәгать буена «Салават» җыр театры артистлары һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов матур-матур җырларын бүләк итте.
Бәйрәм тамашасы тоташ сюрпризлардан торды. Салаватның гомере буе халыкка хезмәт иткән олуг артистларны хөрмәтләвен һәркайсыбыз белә. Бу юлы, Яшел Үзәндәге концерт-тамашасына Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны алып килеп, халыкны бик тә сөендерде Салават. Яратып кабул итте Хәмдүнәне тамашачы. Бу җырчы-сандугачның сәхнәдән җырлавын күптән ишеткән юк иде. Бик тә сагынылган. Чын бәйрәм бүләге булды ул.
Тамашаның икенче сюрпризы рәсмирәк төстә иде. Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин, гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап һәм аларга иң изге теләкләрен җиткереп, Яшел Үзән муниципаль районның элекке башлыгы Геннадий Емельяновка һәм «Ак Барс» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Иван Егоровка «Яшел Үзәннең мактаулы гражданы» исеме бирелүне игълан иткәч, зал көчле алкышларга күмелде. Бу җитәкчеләрнең һәркайсы Яшел Үзән халкына яхшы таныш.
Геннадий Егорович Емельянов 5 ел дәвамында, 2004-2009 елларда, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы булып эшләде. Аннары ул ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифасына билгеләнгән иде. 2010 елдан - Алабугада: Алабуга муниципаль район башлыгы. «Яшел Үзән - бик тә үзенчәлекле шәһәр, - диде Геннадий Емельянов, шәһәрдә эшләгән елларын искә алып. - Объектларны файдалануга тапшыруны, юллар, тротуарлар салуны хәзер дә бик ачык хәтерлим». 5 ел эчендә шәһәр өчен бик күп эшләр башкарырга өлгергән башлыкны Яшел Үзән халкы һәрвакыт җылы сүзләр белән генә телгә ала. Хөрмәткә һәм олы игътибарга рәхмәт белдереп, Салаватка да Сабантуенда «Яшел Үзәннең мактаулы гражданы» дигән исем бирергә тәкъдим итте ул. «Күп еллар дәвамында татар халкына армый-талмый хезмәт итүче бу күркәм зат һәр шәһәрнең мактаулы гражданы булырга хаклы», - диде ул, залдагыларга һәм җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп. Салаватның Алабуганың мактаулы гражданы булуын да әйтеп китәргә кирәк.
Иван Михайлович Егоров исеме зур заводларда эшләүчеләр теленнән төшми. Ул - 2002 елдан «Ак Барс» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры. Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы, «Казан» кошчылык фабрикасы, «Заволжское» агрофирмасы, йөк АТПсы - «Ак Барс» холдинг компаниясе» җәмгыяте карамагында. Һәм бу предприятиеләрнең һәркайсы уңышлы эшләвен дәвам итә, аларда җитештерү темплары югары. «Горький исемендәге заводның заказлары күп, анда модернизация тулы куәтенә бара икән, бу, тулаем алганда, анда эшләүче эшче-хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе», - дип сөйләде ул, Яшел Үзән халкына мөнәсәбәтен белдереп.
Ул Яшел Үзәннең ветераннар советына өр-яңа «ФИАТ» автобусы ачкычын тапшырды.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев