Яшел Үзән

Шәһәребез Бөек Ватан сугышы елларында

1941 елның 22 июнь төнендә шәһәребез һәм районыбыз, бөтен ил кебек үк, сугыш шартларында яши башлый. Аның 35 меңгә якын кешесе чакыру буенча һәм үз теләкләре белән фронтка китә. Яңа хәрби частьлар белән берләшмәләр оештырыла, хәрби резервларны массакүләм өйрәтү башлана. Сугышка киткән ирләрне хатын-кызлар, һөнәр училищеларын тәмамлаган яшь егетләр һәм...

1941 елның 22 июнь төнендә шәһәребез һәм районыбыз, бөтен ил кебек үк, сугыш шартларында яши башлый.

Аның 35 меңгә якын кешесе чакыру буенча һәм үз теләкләре белән фронтка китә. Яңа хәрби частьлар белән берләшмәләр оештырыла, хәрби резервларны массакүләм өйрәтү башлана. Сугышка киткән ирләрне хатын-кызлар, һөнәр училищеларын тәмамлаган яшь егетләр һәм кызлар алыштыра.
Сугышның беренче ике ае эчендә генә дә шәһәребездән 220 егет үз теләге белән сугышка китә. Икенче һәм уникенче һөнәр училищеларында сугыш чорында 1650 токарь, 1500 слесарь, 2250 балта остасы, 200 фрезеровщик, 150 металл коючы, 300 металлны эретеп ябыштыручы әзерләнә. Яшь белгечләр шәһәребез заводларында тырышып эшли.
1942 елда Яшел Үзән комсомоллары һәм яшьләре инициативасы белән өмәләрдә эшләгән акчага «Зеленодольский комсомолец» исемле самолет төзелеп, фронтка озатыла. Яшел Үзән яшьләре бу изге эшкә үзләреннән 2888 мең сум акча кертә.
Хезмәт резервы яшьләре республикабыз акциясендә актив катнаша: 4533 тонна металл ватыклары тапшырып, ил күләмендә өченче урынга чыга, Мактау грамотасы һәм 10 мең сум күләмендә акча белән бүләкләнә.
Сугыш чорында бер Горький исемендәге заводтан гына да 2800 сугышчы фронтка озатыла. Шуларның 1178е һәлак була, хәбәрсез югала (42%).
Сугыш алдыннан шәһәребездә 30 мең кеше яшәсә, 1941 елның ноябрь башына аның саны 60 меңгә якыная. 1942 елның кыш айларында Яшел Үзәнгә чолганышта калган Ленинградтан гына да 1500 кеше эвакуацияләнә. Аларны фатирларга урнаштыралар. Уртача бер фатирда 15-18 кеше яши.
Сугыш чорында Яшел Үзән шәһәре эшчәннәре фронтка үзләреннән зур өлеш кертә: Горький исемендәге һәм Серго исемендәге заводларда сугышка 70 миллионга якын снаряд, 162 бронекатер, буксир, торпедо катерлары, меңләгән бомба корпусы, зенит установкалары, аэрочаналар өчен җиһазлар җитештерелә.
Сугыш чорында авыл хуҗалыгы бик тә авыр хәлдә була. Анда эшләүчеләрнең яртысыннан күбрәге фронтка, оборона сәнәгате предприятиеләренә, транспортка алына. Җитештерү, фронтны азык-төлек белән тәэмин итү буенча бөтен авырлык хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшә.
Авылда төп тарту көче булган атлар саны ике тапкыр кими. Еш кына сыерлар җигеп сөрергә, тырмаларга туры килә. Шуңа да карамастан, авыл халкы армия һәм илнең азык-төлек фондына сизелерлек өлеш кертә. Колхозларда эшләгән хезмәт көненең 75 проценты хатын-кызлар өлешенә туры килә. Май ахырыннан 30 сентябрьгә кадәр укучы балалар барлык авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашырга тиеш була.
Яралы һәм авыру сугышчыларны кабул итү һәм дәвалау өчен Татарстанда 59 госпиталь ачыла һәм җиһазлана. Аларның берсе Яшел Үзәндә урнаштырыла. Биредә төрле оешмалар, колхоз, мәктәп, уку йортлары шефлык итә. Пионерлар госпитальләр өчен дару үләннәре җыялар, йөзләрчә килограмм яшел суган үстерәләр, яралы һәм авыру сугышчыларга дип йөзләгән тәмәке янчыгы, кулъяулык, конверт, китап тапшыра.
Сугыш елларында Яшел Үзәндә бик күп кеше донорлар армиясен тулыландыра. Донорлар биргән кан дәвалау учреждениеләрен тулысы белән тәэмин итә, хәтта бер өлеше фронтка җибәрелә.
Бөек Ватан сугышы елларында фронтка ярдәм итү өчен халкыбызның патриотик хәрәкәте бик зур колач ала. Яшел Үзән халкы да анда актив катнаша. Бөек Җиңүгә алар әнә шулай өлеш кертә.
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: