Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәр яктыра, әмма бу тема актуальлеген югалтмый

Ноябрь аенда көннәр нык кыскарып, төннәр озайгач, урамнарны яктырту мәсьәләсе тагын да актуальләшә. Иртән эшкә барганда да, кайтканда да бик караңгы, хәтта багана башларында ут янып торса да. Мәктәп балаларына да йөрүе куркыныч. Транспорт күп йөри торган урамнарда юл аркылы чыгу аеруча катлаулы: җәяүлеләр өчен дә, автомобиль йөртүчеләргә дә. Шуңа...

Ноябрь аенда көннәр нык кыскарып, төннәр озайгач, урамнарны яктырту мәсьәләсе тагын да актуальләшә. Иртән эшкә барганда да, кайтканда да бик караңгы, хәтта багана башларында ут янып торса да.
Мәктәп балаларына да йөрүе куркыныч. Транспорт күп йөри торган урамнарда юл аркылы чыгу аеруча катлаулы: җәяүлеләр өчен дә, автомобиль йөртүчеләргә дә. Шуңа күрә хакимиятнең «Кайнар линиясе»нә халыктан дәгъвалар көн саен килеп тора.
- Муниципаль контракт буенча «Жил­энергосервис» 4600 яктырткычка, 170 чак­рым озынлыктагы электр үткәргеченә, 3 чакрым кабель линиясенә, 71 пунктка, парк һәм скверларны яктыртуга техник хезмәт күрсәтә, - дип сөйли шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Кияшко. - Бу елның беренче яртысында Тургенев, Комсомольская, Татарстан, Гоголь, Волжская урамнарында 100 данә лампа алмаштырылды. Яшәүчеләр соравы буенча Королев, Подгорная, К.Маркс урамнарында һәм Гәр микрорайонында да яңа лампалар куелды. Кайбер урамнарда тышкы щитлар урнаш­тырылды. Шәһәр күле янында фонарьларның пыяласын алмаштырдык. «Мәктәп» тукталышындагы җир асты юлын яктырту эшләре алып барылды. Чернобыльчеләр һәйкәле янын яктырту өчен өстәмә рәвештә баганалар да куйдык. «Авангард» стадио­нына кадәр 110 метр озынлыкта кабель дә сузарга өлгердек.
А.Кияшко сөйләвенчә, балалар бакчалары һәм мәктәп тирәләрен яктыртуга нык игътибар бирелә. 7нче мәктәп, 1нче һәм 9нчы лицей, 20нче һәм 1нче балалар бакчалары территорияләрендә яктырткычлар яңартылган. Әмма балалар учреждениеләре яннарын яктырту мәсьәләсе әлегә актуальлеген югалтмый. Төзекләндерү эшләре өчен 2 млн. сум акча таләп ителә. Шәһәрдә яктырткычлар һәм лампалар арткач, кулланылган электр энергиясенең дә күләме арткан.
- «Жилэнергосервис» ширкәте белән берлектә куелган бурычны үтәячәкбез, - дип белдерә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе. - Шәһәребез якты һәм матур булсын өчен без бөтен көчне куярга әзер.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев