Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сезнең белән көчле без!

Яңа ел алды ыгы-зыгысы безне дә читләтеп узмый. Гадәти көннәрдә дә шау-гөр килеп торган редакция бу арада умарта күче кебек кайный: журналистларыбыз бер чарадан икенчесенә йөгерә, компьютер цехы да гадәттән тыш режимда эшли, бухгалтериягә баш тыгу куркыныч, мөхәрриребезне, гомумән, сирәк күрәбез... Күз ачып йомганчы укып чыга торган газета әнә шундый...

Яңа ел алды ыгы-зыгысы безне дә читләтеп узмый. Гадәти көннәрдә дә шау-гөр килеп торган редакция бу арада умарта күче кебек кайный: журналистларыбыз бер чарадан икенчесенә йөгерә, компьютер цехы да гадәттән тыш режимда эшли, бухгалтериягә баш тыгу куркыныч, мөхәрриребезне, гомумән, сирәк күрәбез...
Күз ачып йомганчы укып чыга торган газета әнә шундый тынгысыз күмәк хезмәт җимеше ул. Яңалык-хәбәр җиткереп торудан тыш, без мәгълүмат чаралары арасында уздырылган төрле конкурс-бәйгеләрдә дә катнашып торабыз һәм ел саен призлы урыннарны яулыйбыз. Быел безнең редакция Татарстанда эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан оештырылган «Уңыш формуласы» бәйгесендә I урынны яулады. Бу безнең өчен әлбәттә, зур сөенеч һәм моның өчен сезгә дә рәхмәт белдерәбез, кадерле укучыларыбыз. Чөнки бу җиңү - уртак җиңүебез. Газета ул укучылары белән көчле. Киләчәктә дә бергәләп югарырак уңышларга ирешергә язсын. Укучыларыбыз тансыклап көтеп алсын, димәк, газетабыз мәртәбәле басмалар рәтендә булсын өчен, без тагын да тырышырга әзер.
Һәрберегезне Яңа ел белән тәбриклибез һәм традицион бүләгебезне - календарьны җи­бә­рәбез. Ул газетабызны алган һәр йортка килергә тиеш. Шушы сан эчендә календарь булмаса, хат ташучыдан сорагыз яисә редакциягә шалтыратыгыз. Инде килеп, тиздән подписка кампаниясе тәмамланачагын да исегезгә төшерәбез. Язылмаган булсагыз, ашыгыгыз, кадерле укучыларыбыз.
Р.S. Инде бу язманы укып чыккач, редакциягә бармый торуың хәерле икән дип уйлый күрмәгез тагын. Барыр­га кирәк! Котлау, реклама һәм белдерү бирергә! Ни өчен дигәндә, газетабызның яңа елда беренче саны гыйнварның 10ында гына чыгачак. Шуңа күрә алдан ук хәстәрен күреп куярга тырышыгыз.
Алсу Кәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев