Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сез әле һаман «Яшел Үзән»гә язылмадыгызмы?!

Сүзлекләрне актармасаң да, заманча промо-акция сүзенең бәйрәм төшенчәсен аңлатканын төшенгәнсездер инде. Узган җомгада Яшел Үзәннең үзәк почтасында үткәрелгән әлеге акция чын мәгънәсендә бәйрәм төсен алды. Тантаналы итеп бизәлгән үзәк почта фойесында Яшел Үзән төбәгендә һәм Татарстанда нәшер ителүче газета-журналлардан төзелгән күргәзмә бирегә килүчеләрдә кызыксыну уятты. Бигрәк тә «Сөембикә», «Идел» журналлары....


Сүзлекләрне актармасаң да, заманча промо-акция сүзенең бәйрәм төшенчәсен аңлатканын төшенгәнсездер инде. Узган җомгада Яшел Үзәннең үзәк почтасында үткәрелгән әлеге акция чын мәгънәсендә бәйрәм төсен алды.


Тантаналы итеп бизәлгән үзәк почта фойесында Яшел Үзән төбәгендә һәм Татарстанда нәшер ителүче газета-журналлардан төзелгән күргәзмә бирегә килүчеләрдә кызыксыну уятты. Бигрәк тә «Сөембикә», «Идел» журналлары. Шунда ук җирле басма журналистлары күргәзмәне караучылар белән танышып, кызыксындырган темаларга сөйләшеп алды. Журналист дигәч тә, кайберәүләр аларны белеп бетермәскә дә мөмкин. Укучылар журналистларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.
Җирле басмаларның һәрберсе үзен укучыларга тәкъдим итте. «Зеленодольская правда» газетасы журналистлары күбрәк газеталарын мактаса, без «Яшел Үзән»не тудырган җирле татар мохите турындагы сорауларга җавап бирүчеләргә призлар тапшырдык. Дөресен генә әйткәндә, «Яшел Үзән»нең ничәнче елдан нәшер ителә башлавын белүчеләр булмастыр, дип уйласак, ничә тапкыр абруйлы «Бәллүр каләм» иясе булуын да белә булып чыктылар. Афәрин! Даими укучыларыбыз Гөлфинә Галиуллинаны (рәсемдә) һәм Сания Галиеваны аерым атап үтәргә кирәк.
Промо-акция барышында, халык, чират торып, җирле басмаларга язылды. Ә сез «Яшел Үзән»гә әле һаман язылмадыгызмы?! Алайса, ул сезнең өегезгә үзе киләчәк! Ничекме? 4-24-39 телефонына шалтыратасыз да, почта хезмәткәрләре, өегезгә килеп, «Яшел Үзән»гә яздырып китәчәк!

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев