Яшел Үзән

Сергей Батин: «Мин депутатлар эшеннән канәгать»

Узган шимбәдә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин җирле газета һәм телевидение журналистлары белән очрашты. Әңгәмә барышында ул 2011 елга нәтиҗә ясап, киләсе елга корган планнары белән уртаклашты һәм иң мөһиме - депутат корпусының эшчәнлегенә бәя бирде. - Депутатларның эшлеклелеге нәтиҗәсендә 2011 елда Яшел Үзәндә уңай үзгәрешләр шактый булды....

Узган шимбәдә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин җирле газета һәм телевидение журналистлары белән очрашты.


Әңгәмә барышында ул 2011 елга нәтиҗә ясап, киләсе елга корган планнары белән уртаклашты һәм иң мөһиме - депутат корпусының эшчәнлегенә бәя бирде.
- Депутатларның эшлеклелеге нәтиҗәсендә 2011 елда Яшел Үзәндә уңай үзгәрешләр шактый булды. 2012 елда да шулай бергә булырбыз дип ышанам, үз алдыбызга бик амбицияле бурычлар куйсак та. Һәр сессия безнең өчен алга таба бер адым ул. Соңгы эшлекле карарларның берсе - Яшел Үзән чиген үзгәртү мәсьәләсендә дә уртак тел таптык (районга гына түгел, ә республика өчен дә мөһим һәм грандиоз объект - технополис төзелеше мәйданын киңәйтүгә Казан җирен биләү һәм аның исәбенә Идел буе территориясенең бер өлешен Казанга биреп, муниципаль район чиген үзгәртү). Ул безнең алдагы дистә елга перспективабыз, үсеш ноктасы булып тора, - дип сүзен башлады башлык. - Безнең райондагы кебек аварияле йортларда яшәүчеләрне күчерү, мәсәлән, бер генә муниципалитетта да аның кадәр күп булмады. Боларны хәл итү җиңел генә бармады. Мөмкинлек күбрәк булса, авария хәлендә бер йорт та калмас иде. Әмма аякны юрганга карап сузарга туры килә. Дефицитсыз бюджет шартларында эшләү һәм яшәү беребезгә дә җиңел бирелмәде. Ул депутатлардан зур тырышлык һәм эшлекле карарлар чыгаруны таләп итте. Нәтиҗәдә районга төрле бюджетлардан төрле программалар кысасында ярты миллиард сумнан артык акча җәлеп итү мөмкин булды. Чагыштырып карасаң, мондый күрсәткеч республиканың бер генә районында да күзәтелмәде. Безгә ышандылар, инвестицияләр кертүнең файдалы булуын күрделәр. Без үз чиратыбызда ышанычны акладык һәм хәзер дә исбатлап торабыз. Бирелгән акча максатка юнәлешле тотыла. Депутатларга еш кына революцион карарлар да кабул итәргә туры килде. Әйтик, хуҗасыз коммуникация челтәрләре аерым оешмаларга беркетелде, шуңа күрә мин хәзер кемнең кайда, ничек эшләвен, нәрсә өчен җавап бирүен төп-төгәл беләм. Хәтерләсәгез, ОДН мәсьәләсе күпме сораулар тудырган иде. Депутатлар бу юнәлештә дә халык арасында аңлату эшләре алып барды. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балаларны быел мәктәп ашханәсендә җирле бюджет исәбенә бушлай тукландыру мөмкинлеген таптык. «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясе кысасында I сыйныфка баручыларның быел 70 проценты букчалы булды. Яңа уку елына үз алдыбызга бурыч куйдык: беренче тапкыр укырга баручы баланың һәрберсенә букча биреләчәк. Эш алгоритмы бар һәм шуңа ярашлы эшлекле карарлар кабул ителә.
Сергей Батин теманы дәвам итеп, киләсе - 2012 елда тотрыклы, дефицитсыз бюджет кабул ителүне дә депутат корпусының эш нәтиҗәсе итеп күрсәтә. 2012 елда җирле бюджет исәбенә ветераннар пенсиясенә бер тапкыр 500 сум өстәп түләү күздә тотыла. Эш моментында авыл җирлекләренең дә онытылмавы, аларга да төзек юллар һәм башка уңайлыклар таләп ителүе билгеләнә. Зөя утрау-каласына килгәндә, бу объектны торгызуга республика, ил һәм хәтта чит илләр дә зур өлеш кертә. Бу утрауның якын киләчәктә яшел үзәнлеләрнең горурлыгы булачагы яхшы билгеле. 2011 елда тагын бер зур объектта эш тәмамланган - Романов күперенә, бөтен тарихи элементлары сакланып, реконструкция ясалган. 2012 елда Карамалы Тауда шушы күпер тарихына бәйле рәвештә һәйкәл кую, Романов гыйбадәтханәсенә кадәр юл салу да күздә тотыла. «Боларны без киләсе елда һичшиксез эшләячәкбез», - ди башлык бу уңайдан.
Сергей Батин хакимиятнең «Кайнар линия»сенә бирелгән сорауларны игътибарсыз калдырмый. Әйтик, кар җыештыру техникасын күрмибез дип әйтүчеләр бар. Хәзер шәһәр юлларында техника нигездә төнлә эшли. Быел бик киеренке бюджет шартларында да өстәмә кар җыю техникасы сатып алу мөмкинлеге табылган. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка хезмәт күрсәтү темасын да яшел үзәнлеләр еш күтәреп чыга. Бүгенге көндә бу мәсьәләдә уртак тел табып була. Чөнки шәһәрдә 64 идарәче компания бар. Әгәр хезмәт күрсәтү канәгатьләндерми икән, альтернатива бар дигән сүз. Күп сорауларга җавапны «Торак департаменты» сайтыннан табарга була. Торак йортларда исәпләү приборлары урнаштыру - энергетика чыганагына реаль экономия. Әмма бу юнәлештә дә халыкта фикерләр төрле. Өстәвенә шәһәр җитәкчелегенә җитди оппозиция дә өстәмә мәшәкатьләр тудырып, хәтта кайвакыт гади генә хәл ителәсе проблемаларны да катлауландыра. Әмма һәр мәсьәләдә алтын урталык табыла.
- Быел муниципаль районда йортларга капиталь ремонт ясау уңышлы һәм вакытында тәмамланды, шунда ук киләсе ел эшләренә дә тотындык, - ди С.Батин сүзен дәвам итеп. -14 йортта ремонт башланып, эшләр 10 процентка үтәлде. Әмма 2012 ел программасы әле төзелеп кенә килә. Күпме йорт һәм күпме суммада акча бүлеп биреләсе әлегә билгеле түгел түгелен, әмма акчаның киләсе елда азрак булуы ихтимал. Әлбәттә, бу безне берничек тә канәгатьләндерә алмый. Программа эшли башлаган 2007, 2008 елларда эшләр күбрәк эшләнгән булса, ремонт таләп ителгән йортлар саны да бүгенге көнгә азрак булыр иде.
2012 елда тәмамланмаган эшләрне дәвам итәчәкбез. Бурыч куелган, эшләр билгеләнгән. Мирныйдагы суны тимерсезләндерү станциясен 2012 елның I кварталында файдалануга тапшыру күздә тотыла. Юлларны төзекләндерү эшләрен дә туктатмаячакбыз, аның өчен шактый суммада акча каралган. Шунысы да күңелле, киләсе ел Яшел Үзән өчен юбилей елы булачак. Шуңа бәйле чаралар, үзгәрешләр шактый булыр дип көтелә. Әмма барысы да үзебезгә бәйле булачак. Узган гасырның 40нчы елларында төзелеп тә, моңа кадәр бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган «Родина» мәдәният сарае киләсе елда үзенең икенче туган көнен билгеләячәк. ТР Президенты Р.Миңнеханов юбилей бүләге буларак бу сарайга капиталь ремонтны республика бюджеты исәбенә ясарга сүз бирде. Моның өчен 96 миллион сум акча бүленеп биреләчәк. Шуны билгеләргә кирәк, быел район бюджеты киеренке булып та, без бу сарайның түбәсен 4,5 миллион сум күләмендә ремонтлата алдык. Киләсе елда балалар иҗаты үзәген үзгәртеп коруга бәйле планнарыбыз да юк түгел. Әмма аны тормышка ашыру өчен шулай ук бик күп эшләргә туры киләчәк. Мине мәгариф учреждениеләренең матди торышы канәгатьләндерми. 2012 елда җирле бюджета бу учреждениеләр ихтыяҗы өчен 36 миллион сум акча каралган.
Очрашу ахырында башлык бәйрәмгә әзерлек турында да әйтеп, Яңа ел теләкләрен җиткерде:
- Агымдагы ел безнең өчен бик үзенчәлекле һәм күңелле вакыйгаларга бай булып узып барганда, киләсе елга да зур ышаныч багълыйбыз. 2012 елда бөтен конкурсларда актив катнашып, грантлар отып, бюджетны арттыру турында җитди уйларга вакыт. Бу җиңел булмас билгеле, әмма тырышсак, булдырачакбыз. Бәйрәмне ничек каршыласаң, елны шулай уздырырсың дигән гыйбарәдән чыгып, Яңа елны лаеклы каршылыйк, бәйрәм чараларында, шәһәркүләм традицион Яңа ел кичәсендә катнашыйк. Ышаныгыз, күңелле булачак, бәйрәм салюты да башка еллардан аерылып торачак. Барыбызга да киләсе елда да түземлек, уңышлар, тотрыклылык һәм имин көннәр телим. Район һәм шәһәребез үсешенә үзебездән лаеклы өлеш кертик, иң мөһиме - аны яратыйк, уңышлары белән горурланыйк. Тормыш бер урында тормый, алга бара, шуңа бәйле бездән дә зур эшләр таләп итә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: