Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саламын алдан җәйсәң, егылырга йомшак була

Яшел Үзән муниципаль районда җәяүлеләр юл чыга торган урыннар нормативка туры китерелгән. Ә октябрьдә ун урында махсус күтәртмәләр ясалачак. Хәзер юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча максатчан программа эшләнә. Бу хакта муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә төзелеш һәм инфраструктура үсеше департаменты җитәкчесе Илсур Баһаветдинов сөйләде. - Мәгариф...

Яшел Үзән муниципаль районда җәяүлеләр юл чыга торган урыннар нормативка туры китерелгән. Ә октябрьдә ун урында махсус күтәртмәләр ясалачак. Хәзер юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча максатчан программа эшләнә. Бу хакта муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә төзелеш һәм инфраструктура үсеше департаменты җитәкчесе Илсур Баһаветдинов сөйләде.
- Мәгариф учреждениеләре яннарындагы юлларда җәяүлеләр өчен 50 юл тамгасы куелды, кайберләрен алмаштырырга туры килде, - дип сөйли җитәкче. - Юл разметкалары да ясалды. Уку елы башланыр алдыннан аларны яңартып та чыктык әле. Быел башкарма комитет ТР Президентына, Сәйдәшев һәм Б.Урманче урамнары юлларында булган чокыр-чакырны ямау өчен, өстәмә акча сорап мөрәҗәгать итте. Юл иминлеген булдыру максатыннан Б.Урманче урамында пассажирларны утырту һәм төшерү урыннары ясалды. Район башкарма комитетында юл иминлеге комиссиясе утырышлары даими уздырылып, аңа юллар өчен җаваплы җитәкчеләр чакырыла. 2014 елгы юл иминлеге программасына комиссия Гоголь - Заикин урамнары чатына светофор куюны, Столичная урамындагы АЗС янында җәяүлеләр чыга торган урынны яктыртуны, юл тамгалары куелган урыннарда куаклыкларны кисүне һәм паром кичүе янында юлны ремонтлауны кертте.
Чыгыш ясаучы белдерүенчә, проектның максаты булып, нәкъ менә шул юл хәрәкәте иминлеген арттыру булып тора. ЮХИДИ белән берлектә шәһәрдә җәмәгать транспорты хәрәкәте маршрутларына да игътибар бирелә. Быел юлларда ДТПлар узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 24 очракка, һәлак булучылар саны - 6 кешегә, җәрәхәтләнүчеләр 24кә кимегән. Моны шушы иминлек буенча максатчан программаның нәтиҗәсе дип кабул итәргә була.
Киңәшмәдә этнографик тәрбия турында сүз барды. Монда иң беренче чиратта халык тарихына, аның мәдәниятенә акцент ясалып, киләчәктә ул башка халыкларның гореф-гадәтенә хөрмәт уятачак. Муниципаль район башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Җаппаров бу уңайдан, тарихка зур булмаган экскурсия ясады. Әйтик, Яшел Үзәндә чирек гасыр эшләүче халык иҗаты һәм этнография музеенда халык көнкүреше белән танышырлык экспонатлар бар. Хәтта материалны үзләштерергә интерактив форма кертелгән. Бу музей балалар аудиториясе белән актив эшли. Монда «Алтын калфак» чарасы уздырылып, шуның нигезендә проект төзелгән һәм министрлыкка грантка юлланган. Р.Җаппаров быел җәй көне Исак авылында эшли башлаган һәм татар халкының бөтен гореф-гадәтен туплаган ачык һавадагы музей һәм аның этнографик тәрбия бирүдәге роле хакында да җентекләп сөйләде. Киләчәктә бу музейның, берничә айда аны карарга килүчеләр санына карап, районда гына түгел, республикада да танылу алачагына ышаныч бар.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев