Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сакланыйк, сак булыйк!

Быел Россиянең 6 субъектында 15 Африка чумасы очрагы теркәлгән. Былтыр да, республиканың күрше районнарында ул шактый гына таралып, безгә дә менә керә, менә тарала дип куркып тордылар. Бәхеткә, безнең республикага әлегә бу куркыныч чума кереп җитә алмаган. Шул уңайдан агымдагы елның 7 августында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының гадәттән...


Быел Россиянең 6 субъектында 15 Африка чумасы очрагы теркәлгән.

Былтыр да, республиканың күрше районнарында ул шактый гына таралып, безгә дә менә керә, менә тарала дип куркып тордылар. Бәхеткә, безнең республикага әлегә бу куркыныч чума кереп җитә алмаган. Шул уңайдан агымдагы елның 7 августында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, юкка чыгару һәм янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү комиссиясенең район территориясенә Африка чумасын кертмәү һәм таратмау чараларын күрү турында карары чыкты.
Бу карарга ярашлы рәвештә, кисәтү чараларын дуңгызчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга гына түгел, шәхси хуҗалыкларга да үтәргә туры киләчәк. Ул шулай ук дуңгыз ите белән сәүдә итүче сәүдә нокталарына да кагыла. Дуңгызларны читкә чыгарып йөртү бөтенләй дә тыела хәзер. Ябык фермалар, абзарлар гына төс хәзер дуңгызларга. Кисәтү чараларына бик күп саклану ысуллары кертелгән һәм, әлбәттә инде, җаваплы кешеләре дә билгеләнгән. Африка чумасына каршы вакцинация ясау, дуңгыз асрала торган урыннарда санитария-гигиена чараларын күрү, дуңгызларга ашарга махсус эшкәртелгән азык-төлек калдыкларын гына бирү, халык арасында аңлату эшләре алып бару һәм башка бик күп чаралар каралган. Чума белән авыру очрагы булганда беренче чиратта күрелергә тиешле эшләр дә аермачык билгеләнгән. Республикага чит районнардан һәм төбәкләрдән китерелгән дуңгыз ите һәм ашамлыклары бары тик ТРның баш дәүләт ветеринария инспекторы рөхсәте белән генә кертелергә тиеш. Хәзер район территориясендә булган бөтен дуңгызны җитди исәпкә алу турында сүз бара. Кисәтү чараларын гамәлгә ашыру кысасында санкцияләнмәгән дуңгыз һәм ит продукциясен кайтаруны кисәтә ала торган күчмә мобиль төркемнәр оештыру һәм аларның кизү торуын тәэмин итү мөһим булачак.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев