Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сакланганны вирус читләтеп уза

Россиядә бүген авыручыларның 42 проценты дуңгыз гриппы вирусына А(H1N1) туры килә. Россия Роспотребнадзоры мәгълүматларына караганда, дуңгыз гриппы вирусы бик авыр уза, риск группасында торган кешеләрне нык зарарлый, өзлегүләргә китерә. Хәбәр ителгәнчә, Санкт-Петербургта дуңгыз гриппыннан 5 кеше үлгән дә инде. Тагын 11е Боткин дәваханәсендә авыр хәлдә ята. Әлеге вирус контакт юлы...

Россиядә бүген авыручыларның 42 проценты дуңгыз гриппы вирусына А(H1N1) туры килә. Россия Роспотребнадзоры мәгълүматларына караганда, дуңгыз гриппы вирусы бик авыр уза, риск группасында торган кешеләрне нык зарарлый, өзлегүләргә китерә.

Хәбәр ителгәнчә, Санкт-Петербургта дуңгыз гриппыннан 5 кеше үлгән дә инде. Тагын 11е Боткин дәваханәсендә авыр хәлдә ята.

Әлеге вирус контакт юлы белән дә, һава аша да йогарга мөмкин.

Ә Татарстан Роспотребнадзоры идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, 11еннән алып 17 гыйнварга кадәр ОРВИ белән (кискен респиратор вирус инфекциясе) авыручылар саны 12 меңнән артып киткән. Шуларның яртысы Казанга туры килә. Авыручыларның өчесендә дуңгыз гриппы булган. Аларның гриппка каршы прививка ясатмаганлыгы да билгеле. Шулай да, эпидемиологлар грипп эпидемиясе турында сөйләргә әлегә иртәрәк диләр. Республика буенча эпидпорог түбәнрәк булса, Казанда ул аз гына югарырак (1,5 процент).

Дуңгыз гриппы хәзер гадәти грипп кебек узса да, авырмас өчен саклану чаралары күрергә кирәк. Авыруга караганда саклану арзанга төшә. Ә инде авырый башлагансыз икән, тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев