Яшел Үзән

Сакланган судан да коры чыга

Яшел Үзәндә май ахырында коену чоры башланганчы ук, 1 кеше су корбаны булган. Ниһаять, җәйнең беренче аена да аяк бастык. Июнь аның иң матуры, иң чәчәклесе һәм иң күңеллесе. Бу чорда балалар рәхәтләнеп ял итә, олы чагасы да ялын планлаштыра. Бакчалар, дачалар, су буйлары тынып тормый. Һәркемнең рәхәтләнеп җәй күреп...

Яшел Үзәндә май ахырында коену чоры башланганчы ук, 1 кеше су корбаны булган.
Ниһаять, җәйнең беренче аена да аяк бастык. Июнь аның иң матуры, иң чәчәклесе һәм иң күңеллесе. Бу чорда балалар рәхәтләнеп ял итә, олы чагасы да ялын планлаштыра. Бакчалар, дачалар, су буйлары тынып тормый. Һәркемнең рәхәтләнеп җәй күреп каласы килә. Ял иткәндә иминлек турында да онытырга ярамый. Яшел Үзән шәһәре чал Идел буенда булса, район территориясендә дә елга-күлләр бик күп. Шуңа күрә суга батуларны булдырмас өчен, кисәтү максатыннан чыгып, МЧС хезмәткәрләре, коткаручылар профилактика чарасын күреп, халык арасында аңлату алып бара. Күптән түгел Яшел Үзән муниципаль районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең беренче планлы утырышында сүз нәкъ шуның турында барып, җәйге чорда су объектларындагы иминлек чаралары күрүнең мөһимлеге ассызыкланды.
2012 елдагы су коену чорында (1 июнь - 31 август) безнең районда 6 кеше су корбаны булган. Ә 2011 елда - 8 кеше. Быел май аенда ук, ни кызганыч, коену сезоны ачылганчы, шәһәр пляжында 24 яшьлек егет суга батып та үлгән инде (сөйләүләренчә, ул 29 майда Идел буена килеп тә җиткән, тиз-тиз чишенеп суга 10 метр чамасында кергән һәм баткан. 30 майда, комиссия утырышы барган көнне дә аны водолазлар таба алмаган иде әле). МЧСның Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов белдерүенчә, кешеләр нигездә үз гаепләре белән суга бата. Әйтик, исерек килеш суга керүчеләр җитәрлек, ата-аналар ягыннан контроль булмау сәбәпле, балалар су корбаны була, су коенганда кагыйдә белмәү дә үз эшен эшли. Бу очракта һаман да шул бер гыйбарәне кабатларга гына кала: «Сакланганны Аллаһ та саклар!»
В.Долганов һәр елда 8-10 кеше суга бата дип сөйли. Шуңа күрә хәзер халык арасында актив рәвештә аңлату эшләре алып барырга, белешмәлекләр таратырга кирәк. Әлеге эш барышында, әлбәттә инде, газетаның да роле зур. Монысын ул кат-кат ассызыклады. Бу уңайдан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең карары да чыккан.
Шәһәрдә рәсми рәвештә ике пляж эшлиячәк. Берсе Загороднаяда булса, икенчесе - Атлашкинода. Халык паром кичүе янында да су коенырга бик ярата. Шуңа күрә анда инвесторлар исәбенә төзекләндерү эшләре алып барылып, ул түләүле булырга мөмкин. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Кияшко сүзләренә караганда, пляжларда төзекләндерү эшләре алып барылган, чистартылган, сәүдә һәм контроль оештырыла, аншлаглар да куела. Кыштан соң пляжларны чистартуны күз алдына китереп була. «Кыш безгә чүп таулары калдыра, - дип юкка әйтми дә инде А.Кияшко. - Ике пляжда да коткаручы постлары куелды. Кабина һәм бәдрәфләр дә бар». Бик барып карыйсы килә ул ял итү урыннарын, чөнки монда әйтелгәннәргә бик ышанып та җитеп булмый. Гадәттә су коенырга барсаң, чишенергә агач төбен эзлисең, яланаяк комга басарга да куркыныч, кая карама пыяла ватыклары. Ашау-эчү ягын да алдан кайгыртып үзең белән алып барырга кирәк. Ә быел гадәттәгедән үзгә булмакчы. Әмма яшәүчеләр ягыннан сак караш булмаса, пляж кыяфәтен тиз үзгәртер анысы.
Район башкарма комитеты урынбасары Рәйсә Афанасьева әйтүенчә, җәйге балалар лагерьларында, акча җитмәү сәбәпле, махсус су коену урыннары ясалмаган быел, шуңа күрә балаларга су коенырга рөхсәт итмәсләр, мөгаен.
Ә Васильеводагы пляжны төзекләндерүгә инвесторлар җәлеп итмәкчеләр. Әмма, васильеволыларның былтыргы тәҗрибәсеннән чыгып, инвесторга гына исәп тоту шулай ук бик катлаулы эш.
Муниципаль район территориясендәге сулыкларда су коену рәсми рөхсәт ителгән урыннарда гына мөмкин булачак. Ә тыелганнарына махсус билгеләр куеп чыгачаклар.
Җәй җәй инде ул. Шуңа күрә барысына да әзер торырга кирәк. Бәхетсезлек очракларын булдырмау үзебездән тора.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: