Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабыйлар киләчәген кайгыртып

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дип аталган республикакүләм хәйрия чарасы Яшел Үзәндә старт алды. Бәйрәм тантанасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Родина» мәдәният сараенда үткәрелде. Әйе, иганә ярдәмен күрсәтү һәркем өчен дә бәйрәм кебек күңелле гамәл. Балаларга мәктәпкә әзерләнергә булышу - бигрәк тә сөенечлесе. Бернече сыйныфка укырга баручы балаларга тантаналы төстә...


«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дип аталган республикакүләм хәйрия чарасы Яшел Үзәндә старт алды. Бәйрәм тантанасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында
«Родина» мәдәният сараенда үткәрелде.


Әйе, иганә ярдәмен күрсәтү һәркем өчен дә бәйрәм кебек күңелле гамәл. Балаларга мәктәпкә әзерләнергә булышу - бигрәк тә сөенечлесе. Бернече сыйныфка укырга баручы балаларга тантаналы төстә портфель тапшырганда Татарстан Президенты:
- Менә бу сабыйларга уку кирәк-яраклары биргәндә аларның шатлыклы йөзләрен күргәч, үзебезнең дә күңел була, - дип башлады сүзен. - Балаларыбызны кайгыртабыз икән, киләчәгебезне кайгыртабыз дигән сүз бу. Алар лаеклы кешеләр булып үсеп җитсеннәр дибез. Сезнең шәһәр кешеләре сәләтләре белән танылып тора, менә бу кечкенәләр дә киләчәктә данлы эшләре белән танылыр дип өметләнәбез!
Тантанада шәһәрнең 1нче мәктәбендә I сыйныфта укыячак 25 бала бүләкләнде. Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин һәм Яшел Үзәнне данлы иткән гражданнары кулыннан алды портфельләрне булачак шәкертләр.
Шәһәребездә үткәрелгән бу чара республиканың башка районнары һәм калалары җитәкче даирәләренә, предприятие хуҗаларына һәм хәлле эшмәкәрләренә үрнәк тә булып тора. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел
I сыйныфка укырга барасы 36 мең баланың 6 меңнән артыгы һәр төрле ярдәмгә мохтаҗ икән. Җитәкчеләр һәм бай әфәнделәр саваплы эшкә битараф калмаслар дип өметләнәсе килә.
Әлеге тантанада күрсәтелгән тагын бер хәйрия чарасына халык, хуплап, озак итеп кул чапты. Тугыз бала тәрбияләп үстерүче Ольга һәм Салават Хөснуллиннар, сәхнәгә менеп, Рөстәм Миңнеханов кулыннан өр-яңа машина ачкычы алды бит. Калабызда яшәүче ишле гаилә өчен һәркем дә сөенде, әлбәттә.
Дөрес, яшел үзәнлеләрне куандырган бүтән шатлыклы вакыйга да булды ул көнне. Әлеге тантана оештырылган «Родина» мәдәният сарае икенче тапкыр өй туен үткәрде дисәк тә арттыру булмастыр. Шатлыклы вакыйганың сәбәбе - капиталь төзекләндерүнең тәмамлануы.1944 елда җиткерелгән мәдәният сараенда беренче тапкыр капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Мәһабәт бинага читтән карап торуы да күңелле хәзер. Заманча төзекләндерелгән эчке бүлмәләрен күргәч, аны яңа гына корылган дип тә уйларга мөмкин. Сугыш вакытында халык акчасына төзелеп беткән мәдәният сараеның шулай яңартылуын күреп, Рөстәм Миңнехановның һәм башка кунакларның күңелләре булды. Оста төзүчеләре матурлаган «Родина» мәдәният сарае белән яшел үзәнлеләр теләсә кем алдында горурлана ала хәзер.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев